Арчада “Сөмбелә”ләр ярышты

2018 елның 16 ноябре, җомга

Арчада “Сөмбелә”ләр ярышты

Арчаның 10нчы балалар бакчасы бу көнне гөр килеп торды. Тәрбиячеләр, катнашучы нәниләр, аларның әти-әниләре бирегә районыбызның бәләкәй Сөмбеләсен сайлап алу бәйрәменә җыелды. Балалар арасында һәр көн, гомумән, аларның мохите үзе бәйрәмгә тиң.

Районда инде традиция- гә кереп баручы Сөмбелә исеме өчен бәйгенең сайлап алу турлары балалар бакчаларында узды. Анда төрле төркемнәрдәге балалар үзләренең осталыкларын бар яклап күрсәтте. Ә район конкурсына алар арасыннан иң лаеклы дип табылганнары тәкъдим ителде. Финалда 12 Сөмбеләкәй булган сәләтләрен, кыюлыкларын эшкә җигеп ярышты.

Балалар үзләренең сәламләү чыгышында ук чын талант ияләре икәнен күрсәтте. Чит бакчада, чит тамашачылар каршында чыгыш ясавы ук кыюлык таләп итә. Күз тия күрмәсен үзләренә. Һәммәсенең чыгышын елмаеп кына карыйсы килде. Самими, риясыз күңелләр чын ихласлык белән чыгышларын тәкъдим итте. Шуны да билгеләп үтәсе килә: Арча бакчаларыннан килгән нәниләр дә туган телебездә чыгыш ясап, гореф-гадәтләрне чагылдыручы чыгышлар күрсәтте. Лиана Гыйззәтованың чыгышына күпләр соклангандыр. Өч телдә: татарча, русча, инглизчә җырлый Лиана, матур бии, нәфис сөйләм чыгышында татарчадан шундук русча сөйләмгә күчеп, каушап калмыйча дәвам итә. Сөбханалла! Алинә Хәмидуллина гәүдәсенең “сөяксез” сыгылмалылыгын күрсәтеп, гимнастика хәрәкәтләре белән биеде. Искиткеч! “Ике-өч атна эчендә өйрәнде шушы хәрәкәтләрне. Бик сәләтле бала”, — ди музыка тәрбиячесе Рәмзия Гайфуллина. Регина Сафина да биюче икән. Ул да гимнастика хәрәкәтләре белән сокландырды. Гәүдәләренең сыгылмалылыгы белән үзләре теләгәнчә хәрәкәтләнә ала торган яшьтә шул әле алар. Әмирә Гарифҗанова белән Адилә Вәлиева матур җырлый икән. Гомумән, кызларның һәммәсе матур җырлый, бии, булдырам дип торалар. Бакчаларга йөрүче сөмбеләләр “Сөмбелә” исеменә лаеклы икәнлекләренә инандырды: үзләре чибәр, булган, тырыш, талантлы. Әле башка сыйфатлары да никадәрдер.

Жюрига да сайлау җиңел булмады. Сөмбеләкәйләрне бәяләүче жюри составында, бакча тәрбиячеләреннән тыш, Арча педагогика көллияте укытучысы да бар иде. Киңәшләшкәч алар, һәрберсен алдынгы урыннарга лаеклы дип табып, үз номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан итте: Үрнәк балалар бакчасыннан Амалия Шәмсуллина “Сылу Сөмбелә”, Яңа Кенәр балалар бакчасыннан Алинә Хәмидуллина “Сәләтле Сөмбелә”, Арчаның 8нче балалар бакчасыннан Алинә Фазлыева “Гүзәл Сөмбелә”, 3нче бакчадан Әмирә Гарифҗанова “Моңлы Сөмбелә”, 1нчедән Зәринә Хисмәтуллина “Алтын Сөмбелә” (киеме көзнең алтын төсләрен үз иткән өчен), 5нчедән Регина Сафина “Шаян сөмбелә”, 9нчыдан Эльвина Миңнебаева “Җитез Сөмбелә” исемнәренә ия булса, 6-7 яшьлекләр арасында 10нчы бакчадан Ләйсән Фәттахова 3нче урынга, 9нчыдан Камилә Мәннанова 2нче урынга, 2нчедән Лиана Гыйззәтова 1урынга лаек булды, кечкенәләр арасында 1нче урынны 1нче бакчадан 4 яшьлек Адилә Вәлиева белән 2нче урынны 11нчедән Язилә Галәветдинова бүлеште.

“Адиләне конкурска, нигездә әнисе әзерләде, аңа зур рәхмәт”, — ди музыка тәрбиячесе Вероника Капралова. Әнисе Айгөл инглиз теле укытучысы, әлегә декрет ялында Адиләнең энесен карый. “Адилә кечкенәдән зиһенле булды. Китап укыганда шундук исендә калдырып миңа сөйли иде. Бу аның төрле конкурсларда яулаган 11нче грамотасы. Районда уздырылган конкурс- ларда шигырь сөйләп катнаша”, — дип сөйләде баласының уңышына куанган ана. Музыка тәрбиячесе Йолдыз Абдуллина әзерләгән ике бала (ул ике бакчада да музыка тәрбиячесе булып эшли икән) алдынгы урыннарны яулады: Лиана Гыйззәтова белән Камилә Мәннанова. “Әзерлек өчен вакыт кысанрак булды, шулай да тырыштык”, — ди тәрбияче. Шунысы игътибарга лаек, Йолдыз Абдуллинада тәрбияләнгән балалар, гадәттә, конкурслардан алдынгы урынсыз кайтмый. Лианага да, Камиләгә дә чыгышларында дуслары булышты. Декорацияләре, кулланма әсбаплары да көч биргәндер үзләренә. Конкурсларда катнашу өчен ясалган декорацияләр өчен Йолдыз ханым үзе иганәче дә була икән.

Бу көнне балалардан да битәр, әти-әниләр нык борчылды. Әзерләнү, чыгыш ясау мизгелләре җиңел булмаса да, җиңү яулавы рәхәт!

 

Кечкенәдән шундый бәйгеләрдә катнашып үскән балаларга тормыш агымына кереп китү дә кыен булмаячак. Үз балаларыдай якын иткән тәрбияче, педагог апаларына һәм әти-әниләргә зур рәхмәт!

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International