Мавыктыргыч бер көн
Арча яшүсмерләре, уңайлы автобуска төялешеп, предприятиеләр, китапханә, музей, кафелар буенча сәяхәт иттеләр. Иң башта Арчаның үзәк китапханәсенә тукталдылар. Арчаның 5нче гимназиясендә укучы 9 сыйныф укучылары иде алар. Әлеге чара Бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы кысаларында үтте.
Арча китапханәсендә кунакларны каршы ала беләләр. Китапханә хезмәткәрләре бик рәхәтләнеп яшүсмерләрне китап дөньясы белән таныштырдылар, китап укырга кирәклеген үтемле итеп төшендерделәр, яңа кайткан китап- ларны исәпкә алу тәрибе турында аңлаттылар, кешегә тискәре йогынты ясаучы язмалар барлыгын әйтеп, аларның аерым исемлеккә кертелүләре хакында сөйләделәр. Берничә минут ял да итеп алдылар. Ак кәгазь битенә кул сурәтен төшереп, һәр бармакка үзеңдәге уңай сыйфатларны язасың, ә уч төбенә – үзгәртәсең килгән сыйфатларны. Ак кәгазьгә кулларын ясап куйгач, уйга калдылар. Үзеңә бәя бирү җиңел түгел шул. Бигрәк тә тискәре сыйфатларга килгәндә...
Күтәренке кәеф белән “АрскПласт” ширкәтенә киттек. Безне капкадан ширкәт җитәкчесе урынбасары Рәшит Зыятдинов каршы алды. Туп-туры пыяла цехына алып барды ул безне. “Бездә бар да миллиметрга кадәр төгәллек белән компьютерлар ярдәмендә исәпләнә һәм эшләнә”, – дип аңлатты директор урынбасары. Яшүсмерләр биредә ничек итеп зур станокта күләмле пыяланың киселүен, киселгән пыялаларның юылуын, рамнар эченә алынуын, соңгы нәтиҗә – тәрәзәләр эшләнүен карадылар – бар да автоматлаштырылган булуын һәм барыбер дә эшче кулның кирәклеген күрделәр.
Төшке аш вакыты якынлаша иде. Юлыбыз “Data and Coffee” дигән кафега тукталды. Өсләребезне чишенеп, өстәлләр артына кереп урнаштык. Хуш исләр чыгарып, чаж-чож кофе әзерли башладылар. Кафе хуҗасы Альберт Зарипов ничек итеп үз эшен булдыруы турында сөйләде. “11 ел элек, 7 сыйныфта укыганда миндә сериал караганда өстәл артында, кофе эчеп, бер-берең белән аралашу урыны оештыру турында идея туды”, – дип сөйләде ул. Үзләреннән әллә ни олы булмаган егетнең сөйләве яшүсмерләр өчен кызыклы иде. Тып-тын калып тыңладылар. Татлы пирожный белән сөтле тәмле кофе йотып, матур чыгыш тыңлап, хыялланып утыру яшьләргә ошый иде. “Үз эшегезне башларга уйласагыз, ышанычлы остаз эзләгез”, – дип киңәш итте кафе хуҗасы. Һәм сорап куйды: “Кемнең үз эшен ачу турында хыялы бар?” Дәшүче булмады. “Хыялыгыз бар икән, үз идеягезгә ышаныгыз! Барысы да үзебездән тора”. Кафе хуҗасы көтелмәгән сорау- лар да бирде. “Кем бер елга күпме китап укыды? Мин бүген китапларга сокланам, – дип сүзен дәвам итте Альберт Зарипов. – Бер елга 50 китап укуны максат итеп куйдым”.
Кафедан алган тәэсирләр белән “Казан арты” тарих–этнография музеенда, Арчаның “АСПК” җәмгыятендә, “Арча РМЗсы” предприятиесендә булдык. Яшүсмерләр Арчада нинди зур предприятиеләр барлыгын күрделәр. Үз эшеңне булдыру өчен тырышып уку, хыял, тәвәккәллек кирәк. Һәм... китап күп укысаң яхшы. Яшүсмерләр әнә шуңа тагын бер кат инанды. Алар шундый эчтәлекле һәм мавыктыргыч сәяхәт оештырган район башкарма комитетының финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллинга һәм өлкән белгеч Лиана Калининага рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Румия Надршина