Бу очрашу аралашу чарасы да
13 ноябрь – начар күрүчеләрне берләштерү көне буларак билгеләп үтелә.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арча, Балтач, Әтнә, Биектау районнарыннан начар күрү буенча инвалидларны туплаган Арча жирле бүлекчәсе хисап жыелышы да шушы вакытка туры килде. Ул Арча үзәк китапханәсендә үтте һәм анда сукыр-
лар җәмгыяте активистлары катнашты. Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Пенсия фонды җитәкчесе Рузилә Нурмөхәммәтова килгән иде. Очрашуны сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөфәр Зарипов ачты.
Башта 2017 елның 15 июненнән 2018 елның 1 ноябренә кадәр чорда башкарган эшләренә хисап белән сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Ләйсән Зарипова чыкты.
– Бүгенге көндә җәмгыятьтә исәптә барлыгы 140 кеше тора. Шуларның 6сы–балалар. Яңа әгъзалар тарту буенча да эш алып барабыз. Тик бу өлкәдә безгә район җитәкчеләре ярдәме кирәк. Чөнки үзләре мөрәҗәгать итми, ә район үзәк хастаханәсе алар турында мәгълүмат бирми, – диде ул сүзне шуннан башлап. – Ә хисап чорында башкарган эшләребез күп. Шуларның кайбер иң мөһимнәренә тукталасым килә. Күзләре начар күрү сәбәп-ле, инвалид булып саналган балаларның ата-аналары белән аңлату эшләре алып баруыбыз, аларны җәмәгать эшләренә тарту максатында өйләрендә булуыбыз, Брайл системасын өйрәнергә чакыруыбыз уңай нәтиҗә бирә. 2018 елда Түбән Кама медицина көллиятендә “Медицина массажы” белгечлеге белән күрмәүче һәм начар күрүче студентлар өчен ачылган бүлектә безнең районнан Фәнис Гайнуллин белем ала башлады. Ел да сукырлар җәмгыяте төрле бәйгеләр, чаралар оештырып килә. Безнең бүлекчә әгъзалары да анда катнашырга тырыша. “Брайл эссе”сы республика бәйгесендә Гөлнара Хөсәенова өченче урынны яулады. Ике ел рәттән районда төбәкара форум үткәрәбез. Быел ул Яңа Кырлайда булды. Шунда ук кече Сабантуй да оештырылды. Бу урында мин форумны үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләр “Индира” кибете, Р. Камалиев крестьян-фермер хуҗалыгы, “Форсат”, “Эталон-Строй” ширкәтләре, Б. Ашуров, И. Хәкимов, А. Әхәтова шәхси предприятиеләре хуҗаларына рәхмәтемне белдерәсем килә.
Сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе хисабында әйткәннәрнең барысын да санап китү мөмкин түгел. Алар үзләренчә тырышалар. Китапханә, аның хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торып, аларның ярдәмнәрен тоеп яшиләр.
– Без республика сукырлар китапханәсе белән күптән инде килешү төзедек. Шуннан Брайль системасы буенча язылган китап- лар алып, аларны даими яңартып торабыз. Киләләр, яратып һәм күп укыйлар. Хәзер аудиокитап- лар да кайта башлады, – диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова.
– Очрашу, аралашу бик кирәк иде. Бу сөйләшү ачыктан-ачык булырга тиеш. Хисаптан күренгәнчә, эш бара, әмма сүлпән. Айга бер тапкыр бер чара оештырыйк. Ярдәм кирәк булса булышырбыз, бүләкләрен дә табарбыз, – диде Рамил Гарифҗанов. – Арагыз- да уңышка ирешкән кешеләр бардыр. Яшереп яткырмагыз. Елга бер очрашып хисап ясый торган замана түгел хәзер. Айга бер очрашыйк. Сезне шулай еш очраштыра, аралаштыра алсак, бик яхшы булыр иде.
– Үзара аралашуны кертеп җибәрик, – диде аңа каршы Балтач сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Ранил Гыйльванов. – Кварталгамы, айгамы бер бер-беребезгә барып концерт куйыйк. Ватсаб аша аралашуны оештырыйк.
Аның бу фикеренә Рамил Гарифҗанов та кушылды һәм бу чараларга яшьләрне дә тартырга кирәклеге турында әйтте.
– Соңгы вакытта Яңа Кенәрдәге тернәкләндерү үзәгендә махсус төркемнәрне ял иттерә башладык. Анда нинди генә чаралар оештырылмый. Бик яхшы аралашу урыны ул. Әйдәгез, сукырлар җәмгыяте әгъзаларыннан да бер төркем булдырыйк. 27 кешенең исемлеген төзегез. Балтач, Әтнә, Биектау районнары кешеләрен дә алыйк. Без үзебездән торганны эшлибез, – дигән эшлекле һәм кызыклы тәкъдим кертте Наил Габдрахманов.
Хисап җыелышына килгән җитәкчеләргә сораулар да күп яңгырады. Рузия Нурмөхәммәтова пенсия белән кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, өченче буын университетка килергә чакырды, аның киләсе елдан Яңа Кенәрдә дә ачылачагы турында искәртеп китте.
– Һәрвакыт ишегебез ачык. Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Алдан язылып килү мөмкинлеге дә бар, – диде ул.
Тәкъдимнәр дә кертелде. “Арча үзәгендә светофорлар куелды. Алар күрүчеләр өчен әйбәт, әмма безнең өчен тавыш бирә торган итәргә иде. Бу мәсьәләне җитәкчеләр игътибарсыз калдырмаслар дип уйлыйбыз”, – диделәр.
Әнә шулай эшлекле шартларда үтте очрашу. Соңыннан ул чәй өстәле артында дәвам итте. Китапханә хезмәткәрләре төрле мәгълүматлар белән баетылган кызыклы чара да әзерләгәннәр иде.
Гөлсинә Зәкиева