Генерал–майор үткәргән киңәшмә
Татарстан Республикасының ДОСААФ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы Арча сәнгать мәктәбендә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов алып барды. “Арча” спорт комплексында армия хезмәте үтәчәк егетләр командалары арасында республика күләмендәге спартакиада булды, дип язган идек инде. Ул спортның хәрби-кулланма төрләре буенча үткәрелде. Шул көнне киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
9 айга йомгак ясадылар. Арча районы ДОСААФ оешмасын яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча иң күп чара оештыручы буларак уңай яктан әйтеп үттеләр. Район ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев хәрби-патриотик чараларны хәрби комиссариат, мәгариф идарәсе, яшьләр бүлеге белән берлектә үткәрүләре турында сөйләде. Генерал-майор Дамир Динниулов Арча районы ДОСААФын башка ведомстволар белән кулга-кул тотынып эшләгәне өчен башкаларга үрнәк итеп куйды. ДОСААФ белән бергә ничек хезмәттәшлек иткәннәре турында Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов сөйләде:
– Бүген 150 егет армиядә хезмәт итә. Без алар хезмәт иткән часть белән даими элемтәдә торабыз. Егетләрнең ничек хезмәт итүләре белән кызыксынабыз. Армиягә китәр алдыннан егетләрне әти- әниләре белән хәрби комиссариатка җыябыз. Армия хезмәте турында аңлатабыз, киңәшләребезне бирәбез, очрашуга дин әһелләрен дә чакырабыз. Мәктәптә укучылар арасында рәсем, инша конкурс- лары оештырабыз. Сугыш ветераннарының хәлләрен беләбез. Бу эшләрнең барысын да ДОСААФ белән бергә башкарабыз. Бүләкләрне ДОСААФ оештыра.
Алмаз Борһанов спартакиаданы ачу тантанасында якташыбыз, Шушмабаш егете Илназ Кәримовның армиядә өйрәнүләр вакытында командирын коткарган өчен медаль белән бүләкләнүен “Менә хәрби-патриотик тәрбиянең югары ноктасы, нәтиҗәсе кайда!” – дип, зур горурлык белән әйтеп үтте.
Урыннан хәрби комиссарга: “Сез ничек йөк машинасы “С” категориясенә яшүсмерләрне укытасыз? Тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде?” – дип, сорау бирделәр. Кайбер әти- әниләрнең: “Безнең малайга “С” категориясе кирәкми, аның йөк машинасында эшлисе юк”, – дип укытасылары килми икән. Кайбер егетләрнең үзләренең дә теләге юк, ди. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов: “Мин әти-әниләргә һәм егетләргә “С” категориясе кораллы көчләргә кирәк, дип аңлатам. Риза булалар. Дәресләргә йөрүләрен тикшереп торабыз. Йөриләр”. Урыннан: “Бу әкияткә ышанасы килә”, – дигән фикер ишетелде. Хәрби комиссар: “Шимбә көн кайтып карый аласыз”, – дип ышандырды.
ДОСААФның автомәктәп белән бергә хезмәтләре күп төрле. Генерал-майор Дамир Динниулов:
– Пуля белән ату иң мөһим спорт төрләренең берсе, – дип сөйләде. – Элек һәр җирдә тирлар эшләде. Ә хәзер юк алар. Булдырыгыз тирларны үзегездә. Әллә ни чыгымнар кирәкми монда.
Искә төшерик: ДОСААФ ул 1920 елны оешкан армия, авиация һәм флотның үзара хәрәкәт итүче ирекле җәмгыя- те. Киңәшмәдә һәр
ДОСААФ оешмасының финанс яктан тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләргә тиешлеге турында җитди сөйләшенде һәм кадрлар мәсьәләсе каралды.
Румия Саттарова