Волейболчылар

2018 елның 23 ноябре, җомга

Волейболчылар

Тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар кулы астында шөгыльләнүче район волейбол җыелма командасының уңышлары турында еш ишетергә туры килә. Алар район данын республика күләмендә никадәр якламагандыр! Әлбәттә, җыелма командада кенәрләр генә уйнамый, шулай да нигезен алар тәшкил итә, күп уйнаучы шушы мәктәпнеке.

“Арча” спорт мәктәбе укытучысы Венера Таджибаева да мактап туймый үзләрен. Узган атнада Яңа Кенәр мәктәбендә волейболчыларны бүләкләү тантанасы булды. Гадәттә,  ярышлардан уңышсыз кайтмасалар да, бүләкләнүгә сәбәп булган ярыш — республика беренчелегеннән җиңүче булып кайттылар.

Кенәрләр элек-электән спорт остасы булып танылу алган халык. Бүгенге көндә дә аларның волейболчылары белән беррәттән хоккей осталары, көрәшчеләре дә республика дәрәҗәсендә алдынгылыкны бирми. Ноябрь башында Мамадышта республика беренчелегенә узган ярышларда малайлар командасы – 1нче, кызларныкы 2нче урын алып кайтты. Арча районының волейбол спорты тарихында кызлар командасы беренче тапкыр финалга чыгып алдынгы урынга лаек булды.

Командаларны котлау тантанасы Яңа Кенәр мәктәбендә узды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев һәм Арча районы волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев катнашты. Рафаэль Әдһәм улына волейболчыларның гына түгел, район спорт мәктәбе җитәкчелегенең дә рәхмәте чиксез. Районда узган ярышларда булышучы, иганәче, читкә ярышка барасы булса автобус табып озатучы, һәрвакыт уенчыларның, тренерларның хәлен сорашып, проб-

лемаларны хәл итәргә торучы Рафаэль Әдһәм улы быел республикада “Изгелек эшлә” бәйгесендә 1нче урынга ия була. Яңа Кенәр волейболчылары өчен дә федерация җитәкчесе бүләкнең зурысын биргән: җәйләрен уйнар өчен авылга ачык һавага ике волейбол мәйданчыгы эшләтүдә ярдәм иткән ул. Бүгенге волейбол командасын бүләкләүдә дә иганәче ул иде.

Тренерлар ирле-хатынлы Әхмәтовларсыз Арча волейболчыларын күз алдына да китереп булмый. Ничә ел шушы спорт төренә ярты йөрәкләрен биреп хезмәт куя алар. Ничә буын яшьләрне тәрбияләп чыгарган педагоглар. “Яшь чакта үзебез физкультура укыткан укучыларның

оныкларын да өйрәтәбез хәзер”, — дип елмая Гүзәл апа.

Гүзәл Әхмәтова Тәтеш районы кызы. Тәтеш педагогия училищесының физкультура бүлеген тәмамлаган кызны Яңа Кенәргә өч кенә елга дип җибәргән булалар. Үзенең дә кире туган ягына әйләнеп кайту уе була. Тик бу уйны мәктәптә эшләүче Тәлгать атлы егет белән аралаша башлау чәлпәрәмә китерә. Инде икесенең дә хезмәт стажы 5әр дистәгә таба атлый. “Мин эшли башлаган 1973 елда кызлар физкультура дәресенә итәк киеп йөри иде, иң элек шуны бетердек. Кышларын ике пар дәрестә чаңгы белән әллә ничәшәр чакрымга йөреп кайта идек, — дип искә ала Гүзәл апа яшьлегенең кайбер мизгелләрен. — Спортны яратып үскән укучыларыбыз тормышта үз урыннарын табып яши, ничә яшьтә булсалар да, якын итеп дәшеп йөриләр. Бүгенге көндә дә командабыздагы укучылар укучыларыбызның балалары. Шөгыльләнергә үзләре теләп, яратып йөриләр. Быел Тәлгать егетләрне, мин кызлар командасын җитәклим. Кызларым бик булган, тырышлар. Ризәлә Биктова белән Алия Габдрахманова ярдәмчеләрем, хәтта көч бирүчеләр. Ярышлар алдыннан һәрберебезнең күңелен күтәреп, җиңүгә рухландырып йөри алар”.

Инде яшьләре дә өлкәнәюгә барганга, сәламәтлекләре дә мактанырлык булмаганга, кайчак бөтенләй спорттан китеп ял итү турында уйлансалар да, балалар арасына кереп киткәч барысы да онытыла. Ял дигәннән, табигатьтән көч алып яши Әхмәтовлар. “Җәйләрен балыкка йөрер-гә яратабыз. Кич җиттеме, һава торышының начар булуына да карамый су буенда без. 5-6 кармак белән барабыз. Кышкы табигать үзенчә көч бирә”, — диләр.

Районнан читтәрәк яшәп тә республика күләмендә танылу алып була икән. Шартлар гына булсын. Район волейбол җыелма командасындагы Яңа Кенәр генә түгел, Иске Чүриле, Казанбаш мәктәбе укучылары да мисал моңа. Иң мөһиме — теләк һәм тырышлык кына булсын.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International