Шулкадәр ышанучан булмагыз
Мәгълүмати технологияләр шулкадәр алга китте, хәтта хәзер җинаятьләрне дә интернет аша эшлиләр. Артык күбәеп тә китте алар. Мәсәлән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә 32 урлау эше җинаятьчене тапмау сәбәпле, туктатылган. Шуларның 20се IT-технологияләр ярдәмендә кылынган. 2018 елда шундый 2 җинаять эше генә судка җибәрелгән. Мондый җинаятьләрне ачу зур кыенлык тудыра икән.
– IT-технологияләр ярдәмендә эшләнгән җинаятьләр саны быел Россия буенча 67 процентка арткан. Узган ел Россиядә шундый 11000 җинаять теркәлгән булса, быел ярты елда ул 14000гә җиткән. Кибер-җинаятьчелек буенча зур шәһәрләрдә хәтта махсус бүлекләр дә бар, – диде Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары – полиция җитәкчесе Айнур Вәлиев.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә шушы тема буенча әңгәмә оештырдык. Анда Айнур Вәлиев, җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Айрат Фәтхуллин, оперуполномоченный Алмаз Галәветдинов, сорау алу үткәрү төркеме бүлеге җитәкчесе Раил Батталов катнашты.
– IT-технологияләр ярдәмендә җинаять эшләүнең төрләре күп. Контакттагы битләрне ачалар. Шәхси бит кебек бер төрле үк итеп (зеркальная страничка) икенчене ачалар да, шуның аша әлеге бит хуҗасының дусларына бәлага очрадым, акча кирәк, дип язалар. Тегеләре сорашып тормый, тизрәк ярдәмгә ашыга. Аннан соң гына акча күчерүе турында шалтыратып әйтә һәм алдануына төшенә. Андроидлы телефоннарда гаджетларга вируслар тараталар. Сылтама белән СМС-хәбәр килә, кеше шуңа керә, шул вакытта телефон сүнеп ала һәм караклар ниндидер юллар белән аның исәп-хисап счетларыннан файдаланырга рөхсәт ала. Кешенең картасыннан тик торганда акчасы юкка чыга. Бездә шундый юл белән 5 акча урлау очрагы булды, – диде Айнур Вәлиев. – Аннан чит ил сайтларына кереп актарыналар, интернет аша төрле товарларга заказ бирәләр. Интернет-кибетләрнең хуҗалары күбесе Америкада. Без аларга керә алмыйбыз. Шуңа андый җинаятьләрне дә ачу бик авыр.
– Али экспресс та Кытайныкы бит. Товарлары килә.
– Аның саклану срогы бар. Билгеле вакытта килеп җитмәсә, акчасы кире кайта. Кайбер интернет-кибетләр, киресенчә, товар өчен түләнәчәк акчаның бер өлешен алдан сорап ала. Кеше товарны кулына алмаган килеш, телефон аша гына хәбәрләшеп, акча күчерә. Соңыннан гына алданганын аңлый.
– Авито.ру аша товар сату-алу – мошенниклыкның иң начары, – диде Айрат Фәтхуллин. – Кеше белдерү куя. Мәсәлән, 45 мең сумга тун (шулай ук кәҗә, сыер, ат һәм башкалар) сата. Биш минут үтми, берәү шалтырата. Ошаттык, алам, ди, акча күчерү өчен карта номерын сорый. Сатучы картаның алгы яктагы 16 санлы номерын да, арткы яктагы өч санлысын да (анысын берничек тә әйтергә ярамый), хәтта пин-кодына кадәр әйтеп бирә. Шулай акчасыннан колак кага. Товарны күрмәгән, кулына тотып карамаган килеш ничек алырга була инде? Уйлап карагыз әле.
Био өстәмәләр (БАД) сатып алучыларны да табып, аларга шалтыраталар, ялган әйбер булган, компенсация түлибез, дип банк карталары номерларын сорыйлар. Кабатлап әйтәм, банк картасының алдагы 16 санлы номерын, бигрәк тә арткы ягындагы өч санлысын бер очракта да берәүгә дә әйтергә ярамый. Миллионнар күчерәбез, дисәләр дә. Тикшермичә берәүгә дә ышанмаска кирәк.
– Хәзер ялган күчемсез милек агентлыклары да бар. Сиңа вакытлыча торырга фатир кирәк, ди. Синең белән килешү төзиләр, акчаңны алалар, бер-ике адрес бирәләр, ошамады икән, бездән тормый, без хезмәт күрсәттек, диләр. Чынлыкта алар тәкъдим иткән фатирлар бөтенләй булмый. Фирманың сайты бар, башта шуның белән яхшылап танышырга, аның турындагы фикерләрне укырга кирәк. Килешүгә дә укып чыкмыйча кул куярга ярамый, – диде Раил Батталов. – Интернет аша рәсмиләштерелә торган кредитларга да ышанырга киңәш итмибез. Анда кредит биргән өчен синең үзеңә үк акча күчерергә кушалар. 25 мең сум курьерга, 25 мең сум... Аннан юк булалар.
– Пирамидалар турында да әйтеп үтәргә кирәк. 2018 елда халык арасында аеруча популярлык казанганнарын санап китәм: WinWin people, PlatinCoin, Airbit Club, Tokeniser, Full Relax, Alpha Cah, Меркурий глобал, Вдолг.ру һәм башкалар. Арчада Кэшбер, Феникс трейд компанияләре бар иде. Аларның күбесе чит илдә теркәлгән. Гражданнар рекламага ышанып, зур процентлар белән күп акча эшләргә өметләнеп, акча кертәләр. Арчада да миллионнар салганнары бар. Башта яңа кергәннәрнең кертемнәре исәбеннән процентлар күчерелеп бара, берара түләргә акчалары бетә һәм компания ябыла. Башта салганнар ота, соңарганнар ватык тагарак янында кала. Аның кайчан ябыласын кем белә, – диде Алмаз Галәветдинов. – Гадәттә, мондый хайплар (мошенниклар проектлары, онлайн-проектлар) электрон һәм криптовалюталар белән эшли. Биткоин (электрон акча) белән түләнә. Бер биткоин ел башында 1300 мең сум иде, хәзер 235 мең сум.
– Тагын бер искә алып китә торган әйбер бар. Авыллар буенча газ счетчиклары, янгын сигнализацияләре, су фильтрлары тәкъдим итеп йөрүләр китте. Тиз арада куймасагыз, өзәләр дип тә куркытып куялар. Аның өчен әле кредит та рәсмиләштерәләр. Шулай кибеттә арзан гына торган әйберне кыйммәт бәядән саталар. Андыйлардан да сак булыгыз, – диде Айнур Вәлиев. – Арчада күптән түгел Петербургтан килеп шундый бер акция үткәргәннәр. Алдан рекламасы көчле булган, күрәсең, кеше бик күп килгән. Башта биш кешегә тузан суырткыч биргәннәр. Бушка. Аннан массаж кәнәфие тәкъдим иткәннәр. Килешү төзеп кул куйдыртканнар, зур процент белән кредит рәсмиләштергәннәр. Берәү 117 меңгә дүрт номинациядә товар алган. Шулкадәр ышанучан булмагыз инде.
Гөлсинә Зәкиева