Иң беренче һәм төп документ

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Иң беренче һәм төп документ

Соңгы елларда 14 яшьләрен тутырган егет һәм кызларга паспорт тапшыруны тантаналы шартларда үткәрә башладылар. Күңелле һәм истәлекле. Һәрчак яшүсмерләргә кызыгып утырам. Үземә паспортны зурлап тапшырганны хәтерләмим мин. Паспорт өстәленә барып кул куйдым да документны кулыма алып чыгып киттем. Шул булды.

Шушы көннәрдә генә тагын район мәктәп- ләрендә белем алучы 18 кешегә иң беренче һәм гомер буе озатып бара торган документ – паспорт тапшырдылар. Ул Россия Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулган көнгә туры килде. “Казан арты” тарих-этнография музеенда үтте ул чара. Музей хезмәткәрләре кызыклы итеп алып бардылар, паспорт тарихы белән дә таныштырып алдылар. Беләсезме, “Казан арты” музеенда 1887 елгы паспорт саклана икән. Безнең куллардагы паспорт белән чагыштырганда җир белән күк аермасы.

Тантаналы чарада җитәкчеләр дә катнаш- ты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев укучыларны котлап матур теләкләрен әйтте һәм бер төркем егет һәм кызга паспорт тапшырды.

– Бу көн сезнең өчен икеләтә истәлекле булды. Беренчедән, ул Конституция көненә туры килде. Икенчедән, паспорт – иң беренче һәм төп документыгыз ул. Югалтмыйча саклагыз. Бүгенге көн тантаналы вакыйга буларак хәтерегезгә сеңеп калсын, – диде ул.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Йосыпов та яшьләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Яшүсмерләрнең шатлыкларын уртак- лашырга әти-әниләре дә килгән иде.

Ирек Минзинның улы Азат Арчаның алтынчы мәктәбендә сигезенче сыйныфта укый. Бүген ул да паспорт иясе булды.

– Сез хәзер илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Хокукларыгызны беләсез, бурычларыгыз турында да онытмагыз. Әти-әниләрегезгә булышыгыз, яхшы укыгыз, кешелекле булыгыз, олыны олы, кечене кече итә белегез, хезмәт сөегез, – диде ул.

– Сикертән мәктәбендә укучы улым Ирек белән килдем мин, – диде Илнур Хөсәенов. – Аның өчен сөенеп утырдым. Хәтердә кала торган чара. Без яшь чакта мондый тантаналар оештырмыйлар иде. Мин, мәсәлән, үземнең паспорт алганымны хәтерләмим дә.

Тантананы тагын да бизәп җырлар да яңгырады. Яшь җырчы Камилә Закирова яраткан җырларын яңа паспорт алган егет һәм кызларга багышлады.

Гөлсинә

Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International