Арчада милли рух яши

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Арчада милли рух яши

Арча педагогика көллияте узган атнада күп кунаклар кабул итте. Мәктәпкәчә яшьтәге, өстәмә белем бирү, урта һәм югары һөнәри белем бирү педагоглары өчен биредә “Мәдәниятләр әңгәмәсе” республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында семинар-киңәшмә узды.

Семинарга килүчеләр иң элек Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, сәнгать мәктәбендә, 5,9,11нче балалар бакчаларында һәм Арча педагогика көллиятендә булып, райондагы мәгариф тормышы эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашты, осталык дәресләрендә катнашты. Районда балаларны кечкенәдән милли җанлы итеп үстерүдә тәрбиячеләр, педагоглар күп көч куя. Бакчаларда салынган милли рух мәктәпкә ияреп китә һәм анда тагын да камилләшә. Әлеге семинар кысаларында да һәр мәгариф учреждениесе үз эшчәнлекләрен тәкъдим итте һәм һәрберсендә миллилек чагылыш таба: ул сәнгать, кул эшләнмәләре түгәрәкләре дисеңме, иҗат, әдәбият... Балалар кунак- ларга җыр-биюгә осталык-  ларын да күрсәтте.

Проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Арча педагогика көллияте белән берлектә тормышка ашырыла. Максаты — милли ресурс базасы булган көллиятнең һәм Арча районында яшь буынны тәрбияләүдә миллилекне үз эченә алган алымнарны республика дәрәҗәсендә күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу.

Педагогика көллиятенең буыннан-буынга килгән нигезендә милләтебезгә гореф-гадәтләрне, сәнгатьне, әдәбиятны, гомумән, татар рухын саклаучы милләткә хезмәт итәрлек шәхесләр тәрбияләп чыгару асылы ята. Милли кадрлар әзерләү үзәгенә әйләнгәч бу аеруча җаваплылык сорый. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та чыгышында атап әйтте. “Арча педагогика көллиятен тәмамлаучылар гомерләре буе горурланып яши. Мин бирегә куанып киләм. Чөнки килгән саен зур үзгәрешләр, яңалык- лар белән каршы алалар. Күп йөрергә, күп җирләрдә булыр- га туры килә үземә. Һәм шул барган җирләрдән көллият турында яхшы фикерләр ишетеп кайтырга туры килә, гел мактап кына сөйлиләр. Бу уку йорты ярты республиканы милли кадрлар белән тәэмин итәргә тиеш”, — диде ул.

Ринат Закировның бу юлы сәфәре студентларга шатлык бүләк итүгә бәйле иде. Ул укуда да, сәнгать, спорт һ.б. өлкәләрдә алдынгы, тырыш, милли традицияләрне саклап, халыкка җиткерүдә көч куючы студентларга Бөтендөнья Татар конгрессының исемле стипендиясен тапшырды. Стипендиягә 7 студент лаек булды.

Арча педагогика көллияте студентлары катнашучыларга, Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең миллилеген чагылдыручы сәнгать чыгышларын тәкъдим итте.

Проектта катнашучылар, күргән-тыңлаганнардан чыгып нәтиҗә ясады. Күп милләтле мохит безгә һәр милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтен санлап, хөрмәт итеп яшәргә әйди. Димәк, үзебезнең милли рухыбызны да башкалар белән дус булып, хөрмәт итешеп яшәгәндә генә саклап кала алачакбыз. Арча районында 52 меңнән артык халык яши һәм шуның 93 проценты татарлар.

Милли кадрлар әзерләүче ресурс үзәге булган Арча педагогика көллияте җитәкчелеге идеясе белән уздырылган проектны катнашучы фән эшлек- леләре дә хуплады. Республика мөгаллимнәре Арчадан, Тукайның, Әлифбаның туган җиреннән үзе өчен ниндидер яңалык алып китми калмагандыр.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International