Эшкә Арчадан Кышкарга...

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Эшкә Арчадан Кышкарга...

Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов авыл җирлекләре башлыкларын: “7 ел эшлим, ниһаять, безгә килдегез”, – дип Кышкарда каршы алды. Ахырдан күчмә утырышның пленар өлешендә район башлыгы урынбасары Любовь Осина: “Халык белән эшлисез. Хәл итәсе мәсьәләләр күп. Тәбрис эшли башлаган елларны “китәм” дип әйткәли иде, хәзер ияләнде...”, – дип, авыл җирлеге башлыгы хезмәтенең кыен икәнен ассызыклап үтте.

Яңа Кишет авыл җирлегендә район Советының социаль мәсьәләләр буенча күчмә утырышы булды. Утырышта район башлыгы җитәкчесе урынбасары Любовь Осина катнашты. Тәбрис Арсланов: “Безнең авыл җирлегенә Кышкар, Симетбаш, Иске Кишет, Яңа Кишет авыллары керә, – дип сөйләде. – Яңа гына инвесторлар фермалардан сыерларны алып китте, авыл кешесенә эш калмады. Бик кыен хәлләр. Әмма бездә мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, бергә тупланып, бик әйбәт эшләп килә. Әйдәгез, хәзер Кышкарның күп функцияле үзәгенә керәбез”. Кунакларны “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле жырлап-биеп каршы алды. Кышкар клубы мөдире Ләйсән Шәфигуллина: “31 ел стажым бар, – дип сөйләде. – Үзара клуб мөдирләре, китапханәчеләр дус, тату эшлибез. Чараларны үткәреп торабыз. Кабак, бәрәңге, алма бәйрәмнәре...” Аларның хезмәтен Любовь Осина югары бәяләде. “Нәкъ чын артистлар кебек чыгыш ясадыгыз. Сезне бик яратып карадык. Афәрин! Озак еллар шулай халыкны сөендерергә язсын!” Мөршидә апа Сафина 80 яше тулса да сәхнәдә. Менә нинди иҗат кешеләре яши бу төбәктә!

Үзәктәге авыл тарихы музеенда экспонатлар шактый тупланган. Иң кадерле истәлекләрдән клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина кулъязмаларны, сугыштан әйләнеп кайткан Гарифҗан бабасының акча янчыгын күрсәтте.

Клуб, башлангыч мәктәп, медпункт, кибет – бар да шушы үзәккә тупланган. Башлангыч сыйныфта өч бала. Киләсе елда 1нче сыйныфка 1 укучы керәчәк.

Ерак түгел Наил Җәләлетдинов фермасына тукталдык. 26 яшьлек улы Рамил дә шунда. “Арчада яшим, – дип таныштырды ул үзе белән. – Көн дә эшкә килгән кебек монда киләм. 10 баш савым сыеры бар. 30 гектар җир. Авыл кешесе гомергә эшсез булмаган. Үз эшеңне ачарга кирәк. Үзеңә эшләве күңелле...”

...Кышкар авылыннан чыктык. Коймалары яңартылган зиратларны карап үттек. Бу җирлектә 7 зират. “Шабашникларны яллап эшләтү кыйммәткә төшә, – диде җирлек башлыгы. – Чишмәләрне авыл кешеләре белән карыйбыз”.

Симетбашка тукталдык. Иң элек мәктәбенә кердек. 1973 елда төзелгән мәктәп. 2010 елда ныклап төзекләндерелгән. Агач мәктәп. Бик матур һәм җылы. Башлангычта барысы 5 бала укый. Аннан юлыбыз Симетбаш клубына юнәлде. Өр-яңа клуб. “Лотфулла абый булмаса, авыл беткән иде инде”, – дип әйтеп куйды арадан берәү. Шушы авылда туып-үскән Лотфулла Шәфигуллин – “Таттелеком” җәмгыятенең генераль директоры. Аның туган авылында мәдәни-спорт комплексын төзүдә, мәктәпне яңартуда керткән өлеше зур. Ә нинди мәчет төзеттергән! Агач исе аңкып торган нинди гүзәл бина! Авыл җирлекләре башлыкларына бу төбәктән өйрәнерлек нәрсәләр күп иде.

Иске Кишеттәге Бөек Ватан сугыш Герое Гани Сафиуллин музее шулай ук кызыклы тарих. Музей белән таныштыручы китапханәче Гөлфия Габитова: “Шушы онытылган тыкрыкка Лотфулла абый килеп чыкмаса, бәлки бу музей булмаган да булыр иде”, – диде.

Менә без 1991 елда төзелгән, 2010 елда нык-лап төзекләндерелгән Яңа Кишет мәктәбендә. Балалар бакчасы да шушы бинада. Берәттән ашханәсен дә карап чык-тык. Күчмә утырышның төп темаларының берсе – мәктәпләрдә һәм бакчаларда туклануны оештыру мәсьәләсе иде. Район мәгариф идарәсе методисты Алинә Мөхәммәтшина дөрес туклануның әһәмияте турында: “Тук бала гына дәресне игътибар белән тыңлап утыра ала, тук баланың гына башына яхшы фикерләр килә”, – дип сөйләде. Һәм проблемаларны әйтеп үтте. Любовь Осина авыл җирлекләре башлыкларына: “Сез һәр объектны контрольдә тотарга тиеш. Сез һәр объект өчен җаваплы, – дип катгый итеп әйтте. – Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чисталык, пөхтәлек хөкем сөрсен! Бернинди дә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын!”

Пленар утырышта Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов: “Барлык авылларга да асфальт юллар килгән, юллар бик әйбәт, – дип сөйләде. – Авыл урамнарына нигездә үзара салым акчасына вак таш җәябез. Быел 1 млн. сум грант оттык. Аның күп өлеше юлга тотылды. Эшләнгәннәр күз алдында. Халыкта ышаныч артты. 500 сум үзара салым акчасы җыябыз. Җирлектә иң зур проблема – балалар саны аз. Аллага тапшыр-дык”.

Инвесторлар сыерларны алып киткән, терлекчегә эш калмаган, балалар саны аз, әмма иң мөһиме юллар бар, мәчетләр, кибетләр, китапханә, клублар, медпунктлар эшләп тора, кечкенә ферма тотучы 8 гаилә дәүләттән субсидия алган, яңадан 4әү субсидия алабыз дип тора, авыл халкыннан сөт җыюда проблема юк, диләр. Көнләшерлек, аларның Лотфуллалары бар! Бу яктан чыккан күренекле кешеләр байтак әле.

...Әнә Рамил, Арчада яшәсә дә, туган авылы Кышкарга көн дә эшкә кайта. Кайдадыр ай буена 20 мең сумга йөргәнче, ул аны, үзе әйтмешли, үзләренең фермасында 2-3 көндә эшләп алырга мөмкин. Шундый егетләр күңелдә өмет уята.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International