Ат бар җирдә бәрәкәт бар
Узган атнадагы киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ноябрь ае нәтиҗәләре буенча күчмә кубокларны “Ашыт” ширкәтенә һәм Иске Ашыт фермасына тапшырды.
Арчада узган зона семинарында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та “Ашыт” ширкәтенең үсештә булуын билгеләп үткән иде. Бу хуҗалык яңа инвестор кул астында эшли башласа да, электән үзенең ныклыгы белән аерылып тора. Монда, билгеле, аны озак еллар җитәкләүче Айрат Ибәтуллинның хезмәте зур.
Шул ук семинарда министр Марат Әхмәтов: “Хуҗалык җитәкчесенең бүгенге көндә командировкасы – фермада!” – дигән иде. Айрат Ришат улы ничә килсәң дә фермада булыр. “Төшке аш вакытында да фермада һәрвакыт җитәкче, зоо- техник, ферма мөдирен очратасың, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – Ферманың кешесез калган вакыты юк”.
Иске Ашыт фермасы мөдире Рамил Мөхәммәдиев, зоотехник Риназ Шәңгәрәев тә озак еллар эшләгән, тәҗрибәле кешеләр. “Хәзерге вакытта фермада 1200 баш терлек бар”, – ди мөдир. Алар бар да кардада, күз күреме җирдә сыерлар, таналар. Яңа инвестор да булганны саклап, хуҗалыкның нык- лыгын арттыру турында кайгыртучы булып чыкты. Терлек тораклары төзекләндерелде, бозаулар, таналар яңа технология белән асрауга күчерелде. “Таналар тәүлеккә бер килограммга кадәр артым бирә”, – ди мөдир. “16 айдан тана каплатырлык була алганга инандык”, – ди баш зоотехник.
Чисталык, тәртипкә сок- ланырлык. Ун көн саен чисталыкны тикшерәләр. Тикшергәнче чисталык тудыру өчен шартлар булдырылган. Һәр сыер савучыга махсус чиләк бирелгән, анда шампунь, вазелин һ.б. бар. Имчәкләрне саву башланганчы һәм тәмамлангач әйбәтләп юалар, сөртү өчен салфеткалар әзер. Аларны лаборант кер юу машинасында юып, әзерләп куя. Моның өчен лаборантка өстәмә акча түләнә.
Сыер савучылар үз төркемнәре турысындагы стенаны агартып тоталар. Моның өчен дә түләү билгеләнгән.
– Сыер савучылар айга 6–7 мең сум өстәмә акча ала, – ди Айрат Ибәтуллин. – Бу бит әле төп хезмәт хакыннан тыш.
“Ашыт” хуҗалыгы “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләреннән кала иң күп ат асрау- чы да. Бүген дә 80ләп ат бар.
Бер танышым миңа кызыклы гына фикер әйткән иде.
– Син шуны беләсеңме – атны бетергән хуҗалык- лар мантый алмый бит, – диде ул һәм аларны санап та китте.
– Бәлки шулайдыр да, – дидем мин, аптырап. – Ат безнең халык өчен изге хайван бит...
Ильяс
Фәттахов