Кирәкми алтын-көмеш, син – минем өлеш

2018 елның 21 декабре, җомга

Кирәкми алтын-көмеш, син – минем өлеш

Узган шимбәдә Арча Мәдәният йортында күңелләргә җылылык өстәүче, йөзләрдә елмаю чаткылары тудыручы җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе булды – районыбызда яшәүче өч бәхетле пар рубин һәм мәрҗән туйларын билгеләп үтте. 40, 35 ел иңне-иңгә куеп яшәп, бер-берсенә булган мәхәббәт хисләрен саклап килгән, балалар тәрбияләп үстергән, лаеклы хезмәт юлы үткән бу парлар чын мәгънәсендә үрнәк булырлык.

Һәрберсенең язмышлары төрле, өчесе районның өч ягыннан, ә менә шундый матур гаилә булып яшәүләре, бәхетле булулары белән алар бер-беренә ике тамчы су кебек охшаш. Шуларның берсе – Рәшидә һәм Рөстәм Минзиннар. Рөстәм Гөберчәк авылы егете, шунда туа, урта белем ала, армия сафларына китә һәм аннан бишенче разрядлы пешекче булып кайта. Эш тә чыгып куя, егет Яңа Чүриле психоневрология интернатына урнаша, 37 ел бер урында хезмәт куя. Булачак хатыны белән дә шунда очраша. Рәшидә Балтач районы Смәел авылы кызы. Фармацевт һөнәре үзләштергән дипломлы кызны юллама буенча Яңа Чүриле даруханәсенә җибәрәләр. Яшь, чибәр Рөстәм Рәшидәне бик тиз күреп ала. Нәкъ бер елдан яңа Минзиннар гаиләсе туа. Еллар үтә, тормыш бизәкләре ике балалары дөньяга килә.

Аңа да 40 ел вакыт үтеп киткән инде. Хәзер балалары үзләре әти белән әни. Оныклары әби, бабай дип яннарында бөтерелә. Ял көннәрендә төп йорт балалар тавышыннан шау итеп тора.

– Безнең җирлектә үрнәк гаиләләр бик күп. Минзиннар гаиләсе – шуларның берсе. Рәшидә апа күп еллар депутат булып торды. Бу авылдан булмаса да, һәр кешене, тарихын яхшы белә, авырсынмыйча һәр сорауга җавап бирә. Рөстәм абый күп сөйләшми, тыйнак кеше. Өйләре авылда бер, нур чәчеп тора, – диде алар турында Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина.

– Рәхмәт сезгә, булганыгыз өчен рәхмәт. Горурланам сезнең белән, – диде уллары Ирек.

Минзиннарны рубин туйлары белән котларга балалары, туганнарыннан тыш Рәшидә апаның хезмәттәшләре дә килгән иде.

Арчадан Венера һәм Илдар Шәфигуллиннарның да бергә яши башлауларына 40 ел. Бу парга чыннан да сокланырлык. Кайчан карама, яшь парлар кебек кулга-кул тотышып йөриләр, бер-берләренең кадерләрен белеп яшиләр. “Яшь чакта аларның артларыннан “Нинди матур пар”, дип карап кала идек. Әле дә үрнәк булырлык гаилә бу. Киләчәктә дә шулай кулга-кул тотышып тормыш сукмагыннан атлагыз”, – диде аларны бу истәлекле көн белән котлап “Үзәк” территория җәмәгатьчелек үз-

идарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.

Илдар институт тәмамлагач, оптика-механика заводына эшкә урнаша. Арчада финанс бүлегендә эшләүче Яңа Кенәр кызы Венера белән танышканнан соң, күңеле һаман бу якка талпына егетнең. Туйдан соң гаилә Казанга юл ала. Ә 1991 елда, әти-әниләре олыгая башлагач, Шәфигуллиннар Арчага күченеп кайталар. Шушында эшләп лаеклы ялга да чыгалар.

– Эшлим әле мин. Арча гуманитар техникумында укытам. Шәҗәрәләр ясау белән мавыгам. Көннән-көн яңа көчләр белән алынырга мәҗбүр итүче мәшәкатьләр булган дөньяда яшәвем белән бәхетле мин. Һәм моның өчен гаиләмә рәхмәтлемен, – диде Венера ханым.

– Безнең әти кияүне сынап алды. Көзен туй буласы иде. Җәен үзен чакырып алды да, барыбызны җыеп печәнгә алып төшеп китте. Булачак кияүнең кулына чалгы тоттырды. Үзе читтән сынап карап торды. “Булдыра икән бит, бераз шомартып кына җибәрәсе бар”, – диде соңыннан. Икесе дә тырышлар. Алар эштән туктаса, дөнья бетә. Культуралы ял итәргә дә вакыт табалар. Бер концерт, спектакльне калдырмыйлар, – диде Венера ханымның сеңлесе Ландыш һәм Г.Камал театрына бер еллык абонемент бүләк итте.

Бер-берсенә җылы хисләрен югалтмаган Әмир белән Халидә райондагы тагын бер иң абруйлы гаиләләрнең берсе. Алар өчен 35 ел төштә кебек кенә узган. Бу көнне Вафиннар мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр.

Танышу тарихлары бик кызык була аларның. Чиканас авылында армиягә озату кичәсендә өч дус егет яшь, чибәр, өстәвенә җырчы кызга шобага салалар: Халидәне кем озата? Әмиргә бәхет елмая. 1983 елда бу пар балдаклар алыша. Шулай итеп Әтнә районы Югары Сәрдә авылы кызы укытучы Халидә Чиканас-

ка килен булып төшә. Ул вакыттан соң күпме сулар аккан. Икесе дә хезмәттә мактау, авылдашлары арасында хөрмәт казанганнар. Үз үрнәкләрендә улларын һәм кызларын тәрбияләгәннәр.

Кызыл туйларындагы шаһит белән шаһидә дә килгән иде тантанага. “Курка-курка гына кул куйган идек, менә бит, мәрҗән туйларында да бәйрәм итәбез. Алтын туйны да бергә үткәрсәк иде”, – диде Вагыйз Әһлиуллин һәм җыр бүләк итте.

Әлеге парлар тантаналы төстә ЗАГСның Дан китабына кул куйдылар. Истәлеккә үзләренә фотосурәтләре төшерелгән сәгать бүләк иттеләр. Расих Галимҗановның җыры да юбилярларга багышланды. Кунаклар да җавапсыз калмады. Фәрит Моратов яшь чакларын искә төшереп биеп китте, Халидә Вафина җырламыйча түзеп кала алмады. Кичә гаилә вальсы белән тәмамланды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International