Өстәмә түләүне кире кайтарасың килмәсә
“Пенсионерның балигъ яшенә җитмәгән баласы булса, аларга пенсия фондыннан өстәмә акча бирелә. Газета аша шул турыда аңлатып язсагыз иде. Киләсе елда ул өстәмә түләү күпме була икән?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр безгә. Сорауга Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирде.
– 2013 елның 28 декабреннән көченә кергән “Иминиятләү пенсия- ләре турында”гы 400нче Федераль Законның 17нче маддәсе 3нче бүлеге нигезендә, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның балигъ булмаган баласы бар икән, аларның пенсиясенә бала өчен өстәмә түләүләр билгеләнә. Бу өстәмә пенсия акчасы белән килә.
– Бүген ул өстәмә бер балага күпме тәшкил итә?
– Бер балага өстәмә түләү – 1660 сум 97 тиен.
– Әгәр дә гаиләдә балалар саны 2 яки 3, аннан да күбрәк булса?
– Бу акча өч балага кадәр һәр балага каралган.
– Рузия Илсуровна, киләсе елда өстәмә түләү артамы?
– 2019 елның 1 гыйнварыннан бала өчен өстәмә түләү 1778 сум 7 тиен булачак.
– Гаиләдә ике пенсионер яши, ди. Аларның икесенә дә бала өчен өстәмә түләү билгеләнәме?
– Баланың әти-әнисе икесе дә пенсионер булса, аларның икесенә дә бала өчен өстәмә түләү билгеләнә.
– Пенсионер әти-әнинең берсенең пенсиясе аз булырга мөмкин. Күбрәк пенсия алучы аз пенсия алучыны үз карамагына ала, ягъни аңа закон нигезендә өстәмә түләү билгеләнә. Өстәмә түләү алучы пенсионер ба- лигъ булмаган баласы өчен дә өстәмә акча ала аламы?
– Юк, ала алмый. Бу очракта пенсионер ике өстәмә түләүнең берсен генә алырга хокуклы.
– Пенсионер баласына ничә яшькә кадәр өстәмә түләү ала?
– Бала һөнәр алу йортында 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укыса, бала ихтыяҗлары өчен өстәмә түләү билгеләнә.
– Моның өчен Пенсия фондына килергә кирәкме?
– Тиешле документлар белән Пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язарга кирәк. Моның өчен ел саен Пенсия фондына килергә кирәкми.
– Ә бит бала һөнәр алу йортында укыганда җәен эшләп алырга яки эшкә урнашырга мөмкин. Бу очракта нишләргә?
– Бала эшкә урнашкан һәм армиягә алынган очракта кичекмәстән өстәмә пенсияне туктату өчен Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Бу турыда пенсия фондына белгертмәгән очраклар бар, хәтта бала әти-әнисенә әйтмичә һөнәр алу йортында укуын ташлап, эшкә урнаша. Соңыннан законсыз рәвештә алып килгән өстәмә түләүләрне дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк. Ул акчаны ирекле рәвештә кайтарасылары килми. Пенсия фонды идарәсенә суд аша эзләп алырга туры килә.
– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия Надршина