Кибет исемнәре – район йөзе
Берьюлы туганыбыз: “Кием-салым сәүдә ноктасы ачам, зинһар өчен кибет исемен табарга булыш”, – дип үтенде. Кибет исемен табу – ансат эш түгел икән. Андый исем Арчада да булмасын, мәгънәле дә булсын, русча да татарча да аңлашылсын... Сәүдә итүче танышларым белән дә киңәшеп карадым. Киңәшләр “Барахло”, “Чүп-чар” исемнәре тирәсендә бөтерелде. Янәсе, андый исемле кибетләргә кеше керә... Кибеткә “Сабантуй” исеме куштык.
Татарстан Республикасында дәүләт телләре буенча Закон барлыгын беләбез. Ике теллелекне без тормышта ничек кулланабыз, саклыйбыз? Урам, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма, кибет, кафе исемнәре нинди телдә язылган? Ике теллелек сакланамы?
Фотоаппаратымны алып, Арча үзәгендәге Интернационал, Комсомол урамнарын әйләнеп кайттым. Урам исемнәре ике телдә дә дөрес язылган. Дәүләт учреждениеләре, кибет, кафе, даруханә, халыкка хезмәт итүче офис-оешмалар 60тан артып китте.
“Мәдәният йорты” зур итеп татар телендә язылган. Әллә каян күренеп тора. Белдерүләр тактасы да “Район мәдәният йортында” дип, чын татар телендә исемләнгән. Үзәктәге “Тайд-Фойл” ширкәтенең ике телдә язылган “Сәүдә үзәге” исеме дә ерактан үзенә дәшеп тора. Үзәк урам буйлап кибетләр алдыннан атлыйм. “Цветы”, “Автозапчасти”, “Для вас”, “Садовый центр”, “Мясо”, “Карапуз”... Ник бер татар телендәге исем булсын! Ә, юк, бар – “Тургай” рестораны. Матур исем. Электән сак-
ланып килгән исемне бүген дә үзгәртмиләр. Үзгәртсәләр, ресторан яулаган абруен ничектер югалтыр сыман...
Исемнән күп нәрсә тора. Ике сәүдә йорты “Сафар” һәм “Науруз” бер-берсенә кара-каршы урнашкан диярлек. “Сәфәр” һәм “Нәүрүз” – нинди матур яңгырашлы татар сүзләре! Әнә, Комсомол урамындагы “Сихәт” даруханәсенә “Сихат” дип язмыйча дөрес эшләгәннәр.
“МЦ Здоровье”, “Пекарня Добропек”, “Ваш уют”, “Инстайл”, “Интерьер”, “Бытовая техника”, “Бургерная” Халяль, “Пенный край”, “Агропарк Мясо”... Ара-тирә татар исемнәре дә очрый. “Уңыш” кулинария кибете, “Ашамлык-
лар”, “Бәхетле балачак”...
Поликлиника каршындагы “Тайд-Фойл” ширкәте кибете ишеге өстенә зур итеп татар телендә “Рәхим итегез!” дип язып куелган. Ашамлык кибетенең эшләү тәртибен ике телдә язып элгәннәр. Башкалар “Тайд-Фойл” ширкәтеннән (җитәкчесе Айдар Закиров) кибет исемнәрен, эшләү вакытын ничек ике телдә язарга кирәклеген өйрәнә алалар.
Мөселман кибетенә “Муслима”, ашамлык кибете, кафеларга “Халяль” дип язулар ничектер бик килешеп бетми кебек. Мөслимә, хәләл – нинди матур исемнәр. Аларны татар телендә яки ике телдә язып куйсаң, күңелгә ятышлырак булыр иде, минемчә.
Кибет, даруханә, кафе исемнәрен ике телдә язулар сирәк очрый. “Йолдыз ит кибете”, “Сәүдә үзәге”, “Ашамлыклар”, “Даруханә”... – алар бармак белән генә санарлык. Татар авылыннан килгән авыл хуҗалыгы ризыкларын сатучы фермер сәүдә ноктасы да “Лавка фермера” дип исемләнгән. “Фермер кибете” дип тә язсаң, ничек уңышлы буласы. Башка исемнәрне уйласаң да була.
Бу безнең уйлап җиткермәвебез, бәлки телне белмәвебездәдер. Исемнәрне уйлап, тел белгечләре белән киңәшеп куярга кирәк. Аларны ике дәүләт телендә язсаң бигрәк тә яхшы. Дәүләт учреждениеләре исемнәре рәсми рәвештә ике телдә язылган. Кибет исемнәре ул безнең культурабыз, тарих, район йөзе дә. Районга кунаклар күп килә. Бөтендөнья татарларын да кабул итәбез. Аларның ана телебездәге исемнәрне дә күрәсе килә...
Румия Надршина