Яшьләр алдатмый

2018 елның 21 декабре, җомга

Яшьләр алдатмый

Театр елы кысаларында авыл җирлекләрендәге драма коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләр фестивале дәвам итә. Чираттагысы Лесхоз мәдәният йортында булды.

Биредә үзешчәннәр Мирхәйдәр Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар” дигән бер пәрдәлек пьесасын күрсәттеләр. Эчтәлеге бик кызык. Спектакльдә бераз чирткәләп тә йөри торган, хатын-кызларны бик яраткан, гомер буе хатынына хыянәт итеп яшәгән мулла абзый (Каюм Вильданов) гаиләсе сурәтләнә. Бер-берсенә гыйшык тоткан Шакир мөгаллим белән кызлары Мәгърүфә (Алисә Дарахунова), кавышырга әти-әни ризалыгын ала алмагач, катгый карарга килеп бер хәйлә уйлап таба. Бу планын Шакир да (Камил Әхмәдуллин) хуплый. Шуның буенча кыз киеме киеп, асрау Хәдичә булып, мулла өенә эшкә урнаша. Әлбәттә инде, мулла абзыйның кызга күзе төшә һәм аның белән гыйшык-мыйшык уйнау теләге туа.

Бирим дисә колына, китереп куяр юлына, диләрме? Мөмкинлек туа бит. Дөресрәге, план буенча Мәгърүфә белән Шакир тудыра. Хатыны Сәлимәнең (Лилия Шәвәлиева) ашка китүен генә көтә мулла, Хәдичәне күрше бүлмәгә алып кереп китә. Кызга шул гына кирәк тә, тота да аларны тыштан бикләп куя. Әтисенең бу бозык- лыгын халыкка фаш итү белән куркытып, Хәдичә–Шакирга кияүгә чыгарга ризалык бирүен таләп итә. Әнә шулай яшьләр үз теләкләренә ирешә.

Кызыклы гына килеп чыкты. Артистлар да тырышты. Дөрес, кимчелекләр юк түгел һәм жюри аларга игътибар итми калмады. Аннан бер пәрдәлек әсәр сәхнәләштерү фестиваль кысаларына бик үк сыеп та бетми. Әмма шунысы сөендерде, үзешчән артистлар моның белән генә чикләнеп калырга теләми икән.

– Без Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектак-

лен әзерли башлаган идек. Тик артистлар белән бәйле төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә тукталып калдык. Аны 8 мартка куярга планлаштырабыз, – диделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International