Фермер бүген – горур исем

2018 елның 21 декабре, җомга

Фермер бүген – горур исем

Ел тәмамланыр алдыннан районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашып сөйләшү матур традициягә керде. Быелгысы да бик актив, кызыклы үтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында фермер хуҗалыкларының гомуми җитештерүдәге өлеше арта баруын билгеләп үтте, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, иң активларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2012 елда районда 38 фермер хуҗалыгы исәпләнсә, бүгенге көндә алар 67гә җиткән. 2013 елда алар өлешенә 302,7 млн. сумлык продукт туры килсә, хәзер ул 400 млн. сумнан артып киткән. Быел 11 айда 2922 тонна сөт җитештерелгән, бу барлык сөтнең 5,4 процентын тәшкил итә.

Фермер хуҗалыклары 2018 елда 18,2 мең тонна яшелчә, 50,3 мең тонна бәрәңге үстерделәр.

2012-2018 елларда 37 гаилә фермасы грантлар алдылар. “Грант алучылар терлекләрен проектта күрсәтелгән санга җиткерергә тиешләр, – диде М.Абдуллин. – Шулай булмаганда алган акчаларны кире кайтарырга туры килергә мөмкин”. Әлегә тораклар 58 процентка гына тутырылган килеш.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллин кооперативлар төзү, моның өчен грантлар алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Районда иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе Рафис Аксаков (Яңа Кенәр) үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Кредитлар алмыйм, үз көчемә таянам”, – диде ул. Җир белән эшләве авыр, минераль ашламалар кыйммәт, шуңа мөмкин булган технологияләрне файдалану, мәсәлән, чәчү әйләнеше кертү, люцерна чәчеп туфракны баету алымнарын кулланырга була.

Район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов фермерларга уңышлар теләде.

Түбән Пошалымда безне аталы-уллы Фатыйховлар көтә иде. Камил Фатыйхов районның беренче фермеры дисәк тә ялгыш булмас. Колхоз җитәкчесеннән фермерлыкка күчте ул. Баштарак бу сүздән хурлануы турында искә төшереп алды. Дөрес-тән дә, совет заманында андый сүз бөтенләй кулланылмый иде бит.

– Камил, син бәрәңге сатасыңмыни? – дип гаҗәпләнәләр иде. Хәзер “Сатлык бәрәңгең юкмы?” – дип шалтыраталар, – ди ул.

Фатыйховлар 50-60 гектарда бәрәңге игәләр. Бәрәңге базына да алып керделәр. Хәзер дә 200 тоннадан артык бәрәңгеләре бар. Базарда саталар, килеп тә алалар. Бәрәңгенең сортларын яңартып торалар. Буш җирдә яңа ферма төзеп чыктылар. Нәселле таналар алып, үзләренекен үстереп торакны тутыра баралар. Сөтне эшкәртеп (сыр да ясыйлар) Казанга алып барып саталар.

Фермерлар Казанбаштагы гаилә фермаларында да булдылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International