Шахмат буенча быелгы район чемпионы билгеле булды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Шахмат буенча быелгы район чемпионы билгеле булды

22 декабрьдә Яңа Кенәр балалар иҗат йортында шахмат буенча 2018 ел чемпионын билгеләү буенча йомгаклау ярышлары үтте.

 Анда барысы районның иң яхшы 18 шахматчысы катнашты. Уеннар щвейцар системасы буенча барды. 2018 елның чемпионы булып Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов калды. Икенче урында Арчадан Ленар Вахитов. Бронза медальгә Арчадан Марсель Хәлилов лаек булды.

Шахматчылар ярышларны бик яхшы итеп оештырган, катнашучыларны кайнар ризык белән дә тәэмин иткән Яңа Кенәр балалар иҗат йорты коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Шул көнне үк районның шашка һәм шахмат федерациясенең 2018 ел йомгакларына багышланган утырышы узды дип хәбәр итте безгә федерация рәисе Марсель Хәлилов. Анда ел әйләнәсендә райог һәм республика күләмендә үткән бәйгеләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып районның быелгы иң яхшы шахматчысы дип Ленар Вахитов, ә хатын-кызлар арасында Курса-Почмактан Ралинә Шаһниева һәм Яңа Кенәрдән Гүзәл Төхвәтуллина танылды.

Иң күп титуллар яулаган шахматчы һәм шахмат буенча иң яхшы тренер дип Ашытбаштан Сөләйман Галиуллинны атадылар. Укучы яшьләр арасында иң яхшы шахматчылар дип Илфат Шәрипов, Айзирәк Хәлилова һәм Алсу Гыйбадуллина танылды. Алар өчесе дә Ашытбаш мәктәбендә укый.

Шашка буенча ел тренеры – Арчадан Хәйдәр Зәйнуллин. Бу спорт төре буенча иң яхшы оешмалар да билгеләп үтелде. “Ел мәктәбе” – Ашытбаш мәктәбе, “Ел оешмасы” – “Татавтодор”җәмгыятенең Арча филиалы, “Ел оештыручысы” дип Яңа Кенәр иҗат йорты танылды.

Г.ГАЛӘВЕТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International