Кушлавычтан өйрәнәләр

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Кушлавычтан өйрәнәләр

Быел “Тукай” хуҗалыгында 500 башка исәпләнгән сыерлар торагы сафка басты. Мондый комплексның районда күптән төзелгәне юк инде. Инвестор Рәфыйк Хөснетдинов хуҗалыкны гел үстерү, алга җибәрү юнәлешендә эшли. Нәтиҗә дә әйбәт: бүген һәр сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалык җитәкчеләрен, баш зоотехникларны “Тукай” хуҗалыгына менә шул яңалыкларны карарга, алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә чакырды. Чыннан да, өйрәнерлек нәрсәләр бар бу хуҗалыкта.

Күптән түгел Арчада үткән зона киңәшмәсендә миксер агрегатын дөрес кулланган хуҗалыкларда сөтнең 4–5 килограммга артуын мисал итеп китергәннәр иде. Миксер агрегаты бөтен төр азыкларны, өстәмәләрне, фуражны, тозны һ.б.ны бергә кушып, турап, болгатып сыерлар алдына кертеп сала торган җайланма ул. Хуҗалыкларда болар бар да бар дип исәплик, әмма шушы кыйммәтле агрегатны (иң арзаны 1 млн. сум) гади азык тараткыч итеп файдаланалар. Мондый очракта азык та көткән нәтиҗәне бирми.

Ә менә “Тукай” ширкәтендә сыерлар алдына салынган азыкны чәйнәп торасы да юк, аны кабып йотып сөткә әйләндерәсе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International