2019 ел өчен үзара салым акчасын 1 гыйнвардан 21 февральгә кадәр түләргә кирәк дип хәбәр итә Арча шәһәре башкарма комитеты. Йортта яки фатирда теркәлгән 18 яше тулган һәр кеше (үзе читтә яшәсә дә) 300 сум күләмендә (1 төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына 100 сум) түләргә тиеш. Референдумда каршы тавыш биргән булса да. Чөнки референдум нәтиҗәләре буенча күпчелек кеше ризалык белдереп тавыш бирде. 21 февральгә кадәр түләмәгән очракта, ТР Административ хокук бозулар турында кодексның 2.6 маддәсе нигезендә штраф каралган. Шул ук вакытта үзара салым суммасын да түләргә туры киләчәк. Үзара салым акчасын банкларда, ТР дәүләт хезмәте порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша түләргә була. Белешмәләр өчен телефон: 3-12-35.