Яңалыклар

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Кечерәк кенә авыл булса да, Урта Сәрдәдә бер генә бәйрәмне билгеләп үтми калмыйлар. Иң кызыгы шунда, анда бөтен авыл халкы катнаша. Чаралары да үзенчәлекле һәм кызыклы була. Әле шушы көннәрдә генә шаулатып иске елны озаттылар. Өстәл артында утырып түгел, урамда, бар халык бергә җыелып. Иске ел Кар бабай һәм Кар кызы белән ат чанасына утырып урам әйләнделәр, авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Аннан су буена төшеп ярышка балык тоттылар, уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар. Балалар рәхәтләнеп тау шуды. Соңыннан шашлык белән сыйландылар. Әнә шулай күтәренке рух белән каршы ала Урта сәрдәләр Яңа елны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International