Яңалыклар

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышы булды. Анда мәдәният, мәгариф идарәләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, волонтерлар оешмасы, яшьләр парламенты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Арча бүлекчәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге, киләчәккә планнары, проблемалары белән таныштылар, фикер алыштылар. Аннан җирле бүлекчәгә җитәкчесе һәм составы сайланды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе итеп район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International