Озак яшәргә кем каршы?
21 декабрьдә район ветераннар советының пленумы булды. Аның көн тәртибе үк өлкән буын кешеләренә яшәргә дәрт бирә, уңай уйлар тудыра торган иде. Арча муниципаль районында өлкән буын кешеләренең озак еллар актив булып калуына ирешүне максат итеп куйган, 2019–2021 елларны эченә алган программа кабул ителде. Сүз менә шул программа тирәсендә барды.
Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов әлеге программаның максатларын аңлатты. Ул өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген саклау, социаль яклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү күздә тотыла.
Бүгенге көндә Арча районында 16683 пенсионер яши. Шуларның 12504е яше җитеп ялга чыгучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары – 29, тол калган хатыннар – 163, тыл хезмәтчәннәре –545.
2017 елда республикада поликлиникаларны яңарту программасы гамәлгә кергән иде. Шушы программа буенча Арчада поликлиника ныклап төзекләндерелә. Ветераннар өчен ел дәвамында медицина караулары үткәрелә, урыннарга да баралар.
Ветераннар спорт чараларында актив катнашалар. Ял итү өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Үзешчән сәнгатьтә дә алар күренекле урын тота.
Район ветераннары арасында кул эшләренә оста кешеләр күп. Аларның иҗат җимешләре төрле күргәзмәләрдә дә кызыксыну уята. Арча шәһәреннән Филсинә Сафина, Яңа Кенәрдән Рифат Габидуллин, Мөрәледән Минсадыйк Әхмәдуллин эшләнмәләре Бөтенроссия, Татарстан ярминкәләрендә дә лаеклы урын алды.
Күп ветераннар үзләренең шәхси хуҗалыкларында уңышлы эш алып бара. Иң мөһиме, алар балалары, оныклары, ә кайберләре оныкларының оныклары белән бергә эшли, яшьләргә үрнәк күрсәтә.
Ветераннар җәйге чорда җиләк-җимеш, гөмбә җыя, алар саф һавада йөреп энергия, өстәмә табыш чыганагы ала.
Аларның яшь буынны тәрбияләүдәге роле әйтеп бетергесез. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та бу турыда әйтеп үтте, актив булулары өчен рәхмәт әйтте.
Чыгыш ясаучыларның да фикерләре кызыклы. Районның спорт өлкәсендәге күренекле шәхесе Бари Бакиров спорт белән шөгыльләнүчеләргә киңәшләр дә бирде. Монда үзеңнең мөмкинлегеңне чамаларга кирәк. Йөгерә башлаганчы, чаңгыга басканчы белгечләр белән киңәш. Балалар компьютерга ябышып ятмасын. Андый балаларның йөрәге кечкенә кала икән, үскәч инде моны төзәтергә соң була.
Хезмәт ветераны, заманында хуҗалык, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре булып эшләгән Рафис Җаббаров берәр елны “Авыл хуҗалыгы елы” дип игълан итсеннәр иде, дигән теләк белдерде. “Театр, кино белән генә яшәп булмый, икмәк, ит, сөт җитештерүчеләрне дә онытмасыннар иде”, – диде ул. Кем белә, бәлки тамчылардан күл дә җыелыр.
Ильяс Сәхәпов