Чаңгы базасы ачылды
Арча үзәк стадионының нәкъ уртасында, Казансу елгасына карап торган урында тиз генә вакыт эчендә матур бина пәйда булды. Республика программасы нигезендә төзелгән яңа модульле чаңгы базасы ул. Әлеге программа 2017 елда старт алды. Беренче елны 66 миллион сумга – 11, быел барлыгы 111 миллион сумга 16 база төзелгән. Шулар арасына безнең Арча районы да кергән. Аларны төзергә акча Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленеп бирелгән.
– Нәрсә ул чаңгы базасы? Беренче чиратта бина һәм аның эчендәге җиһазлар, ягъни чаңгылар, чаңгы юлы ясау өчен “Буран” кар чанасы. Шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү-чишенү бүлмәләре бар. Теләгән кеше душка да кереп чыга ала. Уңайлы, җылы. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен дә яраклаштырылган. Чаңгы спорты буенча өч тренерның икесе шунда эшләячәк. Чаңгыларны прокатка алып шуарга була, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. – Модульле конструкциясе бер ай эчендә төзелде. Урыны да бик уңай булды. Нәрсәсе беләнме? Чаңгы трассасына чыгып китәргә җайлы. Ут та куелган. Чаңгы юлы да яктыртылган. Казансу елгасы буенда урнашканга аның исемен дә “Казансу” чаңгы базасы дип атадык. Моның өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына, Татарстан Республикасы чаңгы федерациясенә рәхмәт белдерәбез.
Чаңгы базасын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның чаңгы федерациясе рәисе Инсаф Габделгазизов һәм башкалар катнашты.
– Соңгы елларда районда бик күп объектлар төзелде. Чаңгы базасы шуларның чираттагысы, – диде Илшат Нуриев һәм арчаларны спортны үз күрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
Илшат Нуриев белән бергә кызыл тасманы кисү хокукы чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы призерлары булган Алия Диярова белән Әлфис Һидиятуллинга бирелде.
Чаңгы базасы булгач, ул җәй көне нишләр, дигән сорау туарга мөмкин. Җәен дә файдаланылачак ул. Йөгерү, велосипедларда, роллерлы чаңгыларда йөрү буенча ярышлар вакытында. Шулай ук мәктәпләр өчен физкультура дәресләре үткәрергә, төрле ярышлар оештырырга, ГТО нормалары тапшырырга мөмкин булачак.
Ә бу көнне биредә кышкы спорт сезонын ачу уңаеннан укучылар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Урта Курсадан Инзилә Бакирова, Иске Кырлайдан Нурислам Әхмәтшин, Диләрә Шакирова, Илназ Хөсәенов, Эльвина Галиәхмәтова, алтынчы мәктәптән Әлфис Һидиятуллин, икенче мәктәптән Алия Диярова, Ашытбаштан Рүзәл Әүһәдиев яшьтәшләре арасында беренче урыннарны алдылар һәм бу кышкы сезонның беренче чемпионнары булдылар.
Командалар арасында беренче урында – Урта Курса командасы, Иске Кырлай мәктәбе икенче урында. Ашытбашлар – өченче, икенче мәктәп командасы дүртенче урында. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар, командаларга дипломнар тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева