Утар Аты авыл җирлегендә яңа җитәкче
“Җирлек башлыгы Илгиз Ильяс улы Гайнуллинның фаҗигале үлеме барыбызны да тетрәндерде. Бер ел эчендә ул сезнең дә, район җитәкчеләренең дә тирән ихтирамын яулап өлгергән иде. Әмма тормыш дәвам итә. Бүген без сезгә авыл җирлегенә яңа җитәкче кандидатурасын тәкъдим итәргә килдек”, – диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Утар Аты мәдәният йортына җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. Ул шушы җирлектә яшәүчеләрнең район башлыгы Илшат Нуриевка юллаган коллектив хаты белән таныштырды. Анда авыл халкының җирлек җитәкчесе итеп Югары Аты башлангыч мәктәбе укытучысы Альбина Мөхәммәтгалиеваны күрергә теләве әйтелгән. Җыенда чыгыш ясаучылар да аның турында уңай фикерләрен җиткерделәр.
Депутатлар арасында җирлек башлыгы вазыйфасына алынырга теләк белдерүчеләр булмауны исәпкә алып, Утар Аты авыл җирлеге җитәкчесе итеп Альбина Газинур кызы Мөхәммәтгалиева билгеләнде.