Кубок Арчада каламы, әллә...

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Кубок Арчада каламы, әллә...

“Арча КСМы” ширкәте призына волейбол буенча ачык беренчелек үткәрү матур традициягә әверелеп китте. Узган шимбәдә волейбол спорты сөючеләр яңадан Арчага, “Арча” спорт комплексына җыелды. Анда барлыгы тугыз команда катнашты.

Арчадан төп командадан тыш яшьләр һәм ветераннар командалары да көч сынашты. Балтач, Әтнә, Кукмара, Биектау, Саба һәм хәтта Алабугадан волейбол командалары килгән иде. Узганында “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол буенча ачык беренчелектә кубокны Арча командасы алып, икенче, өченче урыннарны Биектау һәм Алабуга командалары яулаган. Бу юлы кем көчлерәк булыр? Арчалар кубокны үзләрендә калдыра алырмы?

Ярышларның тантаналы өлешендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты һәм волейболчыларны спорт бәйрәме белән котлап, уңышлар теләде.

– Чит районга барып көч сынашу – үзе зур дәрәҗә. Сезне үзебездә күрүебезгә шатбыз, – диде ул күршеләргә мөрәҗәгать итеп.

– Бу ярышка килгәнегез өчен рәхмәт. Урыннар алган гына түгел, бу ярышка килүегез белән сез барыгыз да җиңүче, – дип өстәде “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе, районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев.

Җырчы Расих Галимҗанов спортчыларга музыкаль сәламен җиткерде. Беренче булып уеннарны Арчаның төп командасы башлап җибәрде. Гомумән, уеннар кызыклы булды. Командалар көчле иде. Җиңү җиңел генә бирелмәде. Бу юлы арчаларны икенче урынга чигереп, Алабуга командасы беренче урынны алды һәм кубокка ия булды. Өченче урында – Саба, дүртенче урында Биектау командалары.

Соңыннан “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе, районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев җиңүчеләргә бүләкләр, алабугаларга кубок тапшырды. Шулай ук иң яхшы уенчылар дип табылган Арчадан Тимур Солтановка, Сабадан Булат Шаһиевка, Алабугадан Владимир Григорьевка да бүләкләр бирелде.

Районда волейбол спортын күтәрүгә керткән өлеше өчен тренер Гүзәл Әхмәтова да волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевтан бүләк алды.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International