Җиңүчеләр билгеләнде
Нәгыймә Таҗдарова 1888 елда Утар Аты авылында гаиләдә 8нче бала булып туа. Гаилә ишле, тормыш авыр. Кечкенәдән кызга эшләргә туры килә. Берзаман 4 баласын калдырып аның авылдагы бертуган апасы үлеп китә. Кызны көчләп җизнәсенә кияүгә бирәләр. Тик җәберләүләргә түзә алмыйча, үзенең кечкенә баласын алып, ул Казанга китә. Асрау була, тегүдә үзен сынап карый. Шунда аны күреп алып, артистлыкка чакыралар.
Нәгыймә өчен “Сәйяр” төркеме чын артистлыкка өйрәнү мәктәбе, җитәкчесе Габдулла Кариев остазы. Нәгыймә Таҗдарова 30 ел дәвамында 270ләп роль башкара, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты исемнәренә лаек була.
Быел Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел. Шул уңайдан район мәдәният идарәсе “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов инициативасы белән Нәгыймә Таҗдарова иҗат иткән рольләрне иң яхшы башкаручыга бәйге үткәрде. Анда районның барлык мәдәният йортлары һәм авыл клублары катнашты. Бәйге башта алты зонада булды, финалы Таҗдарованың туган авылы Утар Аты мәдәният йортында үтте. Биредә иң яхшы дип табылган 10 коллектив (Пөшәңгәр, Шушмабаш, Иске Ашыт, Кышкар, Кушлавыч, Субаш Аты, Түбән Аты, Наласа, Питомник, Утар Аты) көч сынашты.
Берсеннән-берсе матур, искиткеч чыгышлар, борынгы заман костюмнары (каян табып бетергәннәрдер), үзешчән артистларның осталыклары – менә шушы 10 коллективның берсен дә аерып алып булмый, һәрберсен мактап кына телгә аласы килә. Рольләрдә авыл яшьләре дә, өлкәннәр дә. Нәгыймә Таҗдарова иҗат иткән образларны аның кебек булыйм, дип аеруча зур тырышлык белән башкардылар.
Бәйге булгач, нишлисең, кемдер җиңә, икенчеләре... Әмма бу бәйгедә җиңелүче булмады. Шундый танылган шәхес башкарган рольләрне иҗат итү үзе зур җиңү. Бу көнне Нәгыймә Таҗдарова башкарган рольдә уйнаучы һәр үзешчән җиңүче буларак билгеләп үтелде. Ә беренче урынны Фатих Әмирханның “Тигезсезләр”ендә Рокыя ролен башкарган Шушмабаштан Манижа Худайдодова яулады. Икенче урында Наласадан (“Бүләк өчен”дә Хәмидә ролендә) Алия Шаһиева, өченче – (“Зәңгәр шәл”дә карчык ролендә) Кышкардан Фоадия Чубаева.
Аларны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Шәфигулла Гарипов бүләкләде.
Гөлсинә Зәкиева