Уртак фикергә килергә

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Уртак фикергә килергә

19 декабрьдә район башлыгы Илшат Нуриев сугышчы-әфганчылар һәм башка локаль сугышларда катнашучыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы әгъзалары белән очрашты.

– Без сезнең яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча алып бара торган эшчәнлегегезне югары бәялибез, район тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! – диде ул. – Киләчәктә дә шулай аңлашып эшләрбез дип ышанам.

“Сугышчан туганлык” оешмасы рәисе Сергей Баһаветдинов үзенең чыгышында оешманың эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Оешманың нигезен Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, Төньяк Кавказда Россиянең конституцион тәртибен урнаштыруда катнашкан элекке солдатлар, сержантлар, прапорщиклар, офицерлар тәшкил итә. Арча районында андый сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар 400дән артык. Күп кенә якташларыбыз бүген исән түгел инде. Өч кеше Әфганстанда һәлак булды. Тагын 37 кеше инде тыныч вакытта яралардан һәм авырулардан үлде. “Быел без 4 кешене югалттык, – диде С.Баһаветдинов. – Әле менә яңа гына бер сугышчы-әфганчыны җирләдек. Шунысы күңелсез, сугыш ветеранын күмүдә хатыныннан, улыннан, күмү командасыннан һәм әфганчылардан башка кеше булмады”.

– Мин бу турыда беренче тапкыр ишетәм, – диде Илшат Габделфәртович. – Андый очракларда үзегез дә хәбәр бирә торган булыгыз, белгән булсам үзем дә катнашкан булыр идем.

Сергей Баһаветдинов 2 декабрьдә оешма идарәсенең ачык җыелышы узуын әйтте. Анда төп мәсьәлә булып шәһәрнең үзәк мәйданындагы сугышчы-әфганчылар һәйкәле язмышы каралган. Совет мәйданын һәм Зур урамны төзекләндерү барышында һәйкәлне кечерәйтергә яисә башка урынга күчерергә тәкъдим иткәннәр. “Без һәйкәлне элекке хәлендә калдыруны, аны ремонтлауны, төзү эшләре вакытында алынган өлешләрен кире урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итәбез”, – диде С.Баһаветдинов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, әлеге мәсьәләгә аңлатма биреп, проект эшләүчеләрнең һәйкәлне Җиңү паркына күчерергә тәкъдим итүләрен әйтте. Төзекләндерү эшләре башланганчы проект ачык тыңлауларда тикшерелде. Әле төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, проектны халык алдында тыңлаулар тагын булачак. Соңгы карар күпчелек ризалыгы белән кабул ителәчәк.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Сугышчан туганлык” әгъзаларының фикере проект авторларына да җиткереләчәген әйтте. Ул сорауларга да җавап бирде. 2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан төрле чаралар узачак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International