Сагынып көттек ел буе
Чыршы, чыршы, без сине, сагынып көттек ел буе. Син тагын да матур булып бизәлгәнсең бу юлы. Арчаның Үзәк чыршысы янына төшкәндә күңелдән балачак җырын кабатладым.
Иртәдән чыршы бәйрәме белән мәшгульбез. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә 3нче сыйныфларның чыршы бәйрәме булды. Балалар рәхәтләнде уйнап-көлеп, биеп. Кыш бабайдан Яңа ел күчтәнәче дә алдылар. “Кичен тагын чыршы бәйрәменә барабыз”, – дип, балалар сөенешеп өйләренә таралышты.
Көннәрен Кыш бабай күчтәнәче белән сыйланып үткәргән балалар, ниһаять, кичне көтеп алдылар. Сәгать 6ларда стадионга Үзәк чыршы янына төштек. Башта әйтеп үткәнемчә, күңелдә теге җыр: чыршы, чыршы, без сине сагынып көтек ел буе... Халык җыелмаган иде әле. Чөнки рәсми башлану вакыты – сәгать 7дә. Әмма инде балалар мәйданында Арчаның 8нче, 11нче балалар бакчасы тәрбиячеләре эшне башлаган иде. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Эт, Чучка, Куян... – бар да балаларның күңелен күрә. Балалар уйнап аргач, чаналарын тартып тауга, кибетләр тирәсенә китә торалар. Алар урынына икенчеләр килә. Кибетләр янында инде хуш исле шашлык- лар чаж да чож пешә, чәйләр кайнап тора. Шашлык пешерүчесе, мәгез, кабып карагыз, бик тәмле, дия-дия кызарып пешкән ризыкны суза. Авыз итүчеләр: “Ай-яй, тәмле икән, әйдә булмаса, бер-ике кисәк үлчә”, – дип, шашлык алалар. Безнекеләр дә шашлыкны бик тәмләп ашадылар. Шуннан чаналарын тартып, тауга менеп киттеләр. Бала-чага рәхәтләнеп таудан чана шуды. Инде без тамаша башланганда бәйрәм итеп өлгергән идек.
Җыр-биюләр белән матур башланды ул. Район башлыгы Илшат Нуриев барча халыкны киләсе Яңа ел белән котлады, һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек теләде. Башка еллардагы кебек быел мәктәпләр, балалар бакчалары, хезмәт коллективлары чыгыш ясап азапланмады. Бу эшне тулысы белән район Мәдәният йорты коллективы үз өстенә алган. Районның “Җидегән чишмә” халык театрының яшьләр төркеме – Арча педагогика көллиятендә укучы егетләр һәм кызлар Яңа елга багышланган кызыклы тамаша күрсәтте. Билгеле, бәйрәм Көнчыгыш календаре буенча 2018 ел белән 2019 ел символлары – Эт белән Чучканың тартышуыннан башка була алмый иде. Яңа ел бәйрәме шулай ук Шүрәледән башка да күңелсез булыр иде. Шүрәле, ел символлары, әкият геройлары – бар да сәхнәдә тамаша уйнады. Күңелле сәхнә ялгыз җырчылар, күмәк җырлаулар, биюләр, уеннар белән аралаштырылып барылды. Шул арада халыкны да биетеп алдылар. Сәхнәне үзешчәннәр яулады. Җыр, бию ансамбльләре, аерым җыр- чылар Сөмбел Заһидуллина, Диләрә Хәйдәрҗанова, Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев һ.б. җыр- лап, халыкның күңелен күрделәр.
“Арча” спорт комплексы хезмәткәрләре “Күңелле стартлар” уеннары оештырды.
Сәхнәгә “Казан егетләре” ансамбле егетләре чыкты! Халык шау итеп кунакларны алкышлады. Казан егетләре үзләренең дәртле җырлары белән Арча халкына Яңа ел кәефе бүләк итте.
Рәхмәт, безгә Яңа ел кәефе бүләк итүчеләргә! Һавага салют атылды. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, дуслар! Исән-сау булыйк!
Румия Надршина