Кыш Бабай призына көрәш ярышлары булып узды

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

26 нчы декабрь көнне Әтнә районының Яңа Шашы мәктәбендә 2004 нче елгы һәм яшьрәк егетләр арасында арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары булып узды. Яңа Кенәр мәктәбеннән Курбангалиев Айнур, Сингатуллин Адель - 1 нче урында, Нигматуллин Амир, Ситдиков Фәнил, Хабибуллин Илсаф, Сафин Әмир - 3 нче урында. Шушмабаш мәктәбеннән Каримов Тахир үз үлчәү категориясендә 1 нче калды. Ашитбаш мәктәбеннән Файзрахманов Райнур - 1 нче, Файзрахманов Аяз - 3 нче һәм Файзрахманов Рүзәл- 2 нче урынны яуладылар. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Муратов Динияр пьедесталның беренче баскычына, Шакиров Булат һәм Салахутдинов Ралифлар икенче баскычына күтәрелделәр. Арчаның 3 нче номерлы мәктәбеннән Абдулзалиев Рафил 1 нче урынга лаек булды. Барлык призерлар да медаль, грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International