Арчада террорчылыкка каршы комиссия Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында сөйләште

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Арчада террорчылыкка каршы комиссия Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында сөйләште

26 декабрьдә Арча муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең утырышы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Утырышта куркынычсызлыкка кагылышлы мәсьәләләр каралды, барыннан да бигрәк, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында массакүләм чаралар уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү сораулары каралды.Хокук саклау, контроль-күзәтү, коткару һәм янгын куркынычсызлыгы органнары, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм коммуналь өлкә оешмалары бу көннәрдә югары әзерлекле режимда эшләячәк.

Яңа ел ялларында Арча районы территориясендә 54 чара уздырылачак. Гадәттәгечә, аерым игътибар Арча стадионы территориясенә юнәлтеләчәк, чөнки анда үзәк чыршы урнашкан һәм мәдәни-күңел ачу чаралары да, нигездә, биредә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International