“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркы ачылды

2018 елның 28 декабре, җомга

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркы ачылды

26 декабрьдә “Көнбатыш” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Ирек Минзин) чыршы ачу тантанасы оештырды.

Халык телендә “Байконур” кибете дип йөртелгән бина артында кечерәк кенә мәйданчык бар иде. Шул урында үзидарә территориясендә яшәүчеләр, бигрәк тә аларның балалары рәхәтләнеп ял итсен, тау шусын өчен менә дигән мөмкинлек тудырганнар. Дөрес тә, стадионга аннан ук көн дә төшеп йөрүе җиңелләрдән түгел. Ә монда капка төбендә кебек кенә. Аннан бу бәйрәм тагын бер ягы белән истә калачак – бу көнне биредә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркы ачылу тантанасы да булды.

– Бу урынны шушы максатта файдалану өчен рөхсәт биргәнгә район башлыгы Илшат Нуриевка, яктырту мәсьәләсен кай-

гырткан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймовка чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Ирек Минзин.

Шунда ук чыршысы әллә каян күзгә ташланып төрле утлар белән янып утыра, кар фигуралары урын алган, тавы бар... Әнә, бәйрәмен дә оештырганнар. Буранлы кич булуга карамастан, ул тирә кич буе гөр килеп торды. Җыр- ладылар да, рәхәтләнеп биеделәр дә. Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Әкият геройлары да шунда бөтерелде.

“Көнбатыш” территориаль-җәмәгатьчелек үз- идарәсенең бер өстенлеге – ул территориядә ярдәм күрсәтергә әзер торган оешмалар бар. Педагогика көллияте егетләре һәм кызларыннан башка бер генә чара да үтми, дисәм, ялгышмамдыр. Кар сыннарын ясарга да студентлар булышкан.

– Ярдәм кулы сузучылар күп булды. “Арча МСО”сы ширкәте тау ясарга булышты. “Жилкомбытсервис” ширкәте чыршы бизәде. “Ан-Нам” кибетләр челтәре сертификатлар бирде. “Илком” фирмасы, “Айракс” сәүдә йорты”, “Водоканал-Сервис” ширкәтләре дә ярдәм күрсәтте. Зур рәхмәт аларга. Халыкка яңа ел рухы бүләк иткән өчен рәхмәт, – диде Ирек Минзин.

Ирек үзе дә чын күңелдән тырышып йөри. Андый кешегә булышасы да килеп тора. Аеруча активларга, үзешчәннәргә бүләкләргә кадәр әзерләгән ул. Киләсе елда да шулай дәвам итсен. Уңышлар сезгә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International