Грант оттылар

2018 елның 28 декабре, җомга

Грант оттылар

Арчаның территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәләре турында еш язылып, ишетелеп торса да, бу урынлы, аларның хезмәте моңа лаек. Җәмәгатьчелек үзидарәләренең республика конкурсларында җиңеп алган акчаларына районның шактый урынына балалар уен мәйданчыклары куелды. Үтеп киткәндә генә ул мәйданчыклар күренеп калса да, күңелгә рәхәтлек биреп тора.

Шушы көннәрдә территориаль-җәмәгатьчелек үзидарә җитәкчеләре янә шатлыклары белән уртак- лашты: социаль мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия- ләр бирү конкурсында катнашып, “Шәрык” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе 324 меңнән артык, “Көньяк” үзидарәсе 235 меңнән артык, инвалидлар оешмасы 300 мең сумлык грантларга ия булды.

Конкурста республикадан катнашучылар күп булса да, Арчадан өч оешмага бәхет елмайган. Бу акчаларны инде нинди максатларга тотачагын да ниятләп, планнарын раслаткан үзидарә җитәкчеләре. “Шәрык” җитәкчесе Ренат Сафин берәр данә проектор, экран, ноутбук, принтер, сканер алып, шәрык мәчетенә куллануга тапшырачак. Моннан тыш, “Гаилә көне” чарасы, әдәби мәйданнар, халык һөнәрчелеге демонстрациясе, спорт, дини, милли ризыкларны күтәрү, аларны әзерләү буенча осталык дәресләре уздыруга бәйле чараларны үткәрү өчен махсус костюмнар булдыру, призлар алу, күп балалы гаиләләрне бүләкләү, бәйрәм чараларына бәйле стендлар, реклама баннерлары ясау өчен тотылачагы турында җиткерде. “Безнең район татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, башка халыкларның йолаларын хөрмәт итеп яши. Шәһәребезнең тарихы да ерак гасырларга барып тоташа. Конкурста катнашырга тиешле документларны җыеп тапшырганда да, милләтара дуслыкны чагылдыручы фестиваль үткәрү ниятен тормышка ашырырга уйлаган идек, ә безгә шактый сумма бирелде һәм ул планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк”, — ди җитәкче.

Ә “Көньяк” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Эльвира Сергеева грант акчасын спорт юнәлешендә тоту уе барлыгын әйтә. Моңа ел дәвамында спорт чаралары уздыру белән беррәттән, спорт сөючеләр өчен кайбер спорт җиһазлары алу каралган.

Арчада биш территориаль-җәмәгатьчелек үз- идарәсе эшли. Аларның җитәкчеләре гел халык белән элемтәдә торып, мәнфәгатьләрен кайгыртып яши, хәтта үз участок- ларындагы гаиләләрнең тормыш хәлләрен дә белеп, ярдәм итеп торалар. Үзидарәләрнең төрле конкурсларда катнашып җиңүләре тырышлыгы белән районга 5 миллионнан артык акча кереп, алар да халык өчен тотылды.

Җитәкчеләр, мөмкинлек барында конкурсларда тагын катнашырга ниятли. Димәк, киләчәктә Арча- бызның матурлануына тагын бераз гына булса да, аларның да өлеше керәчәк. Нәрсәдер булдыру, нидер үткәрүгә килгәндә, алар гел халык фикеренә колак салып эшли.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International