Хөрмәтле райондашлар!

2018 елның 28 декабре, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Гадәттә, яңа елга якты өметләр белән керәбез, аннан шатлыклы вакыйгалар көтәбез. Бу көннәрдә бер-беребезгә матур теләкләр юллыйбыз, шул ук вакытта киләчәккә планнар билгеләп, башкарган эшләребезгә нәтиҗәләр ясыйбыз. Ә планнарыбызда безне тотрыклылыкка омтылыш, туган җирдә бәхетле яшәү, талантларыбыз һәм мөмкинлекләребезне файдалану, һөнәри һәм иҗади дәрҗәгә ирешү теләге берләштерә.

Хөрмәтле якташлар! Үтеп барган 2018 елда туган җиребезнең иминлеге өчен хезмәтен куйган, киләчәктә дә аның үсешенә үз өлешен кертергә әзер булган бар кешегә олы рәхмәтемне белдерәм. Уртак хыяллар, максатлар һәм бурычлар алга барырга, ә бердәмлек һәм оешканлык, үзара ихтирам һәм ярдәм уртак җиңүләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

2019 ел нәтиҗәле хезмәт, яңа үрләр яулау, мөмкинлекләр ачу, икътисади һәм социаль идеяләрне уңышлы тормышка ашыру, шатлыклы вакыйгалар һәм бәхетле үзгәрешләр елына әверелсен, уңышларга юмарт булсын һәм күңелле вакыйгалары белән генә истә калсын.

Барыгызга да яңа елга яхшы кәеф, чиста уйлар белән генә керүегезне телим. 2019 ел гаиләләрегезгә тынычлык, иртәге көнгә ышаныч, яңа дуслар һәм шатлыклы мизгелләр алып килсен. Хыялларыгыз, планнарыгыз тормышка ашсын, яңа фикерләр, идеяләр тусын, һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз һәм дусларыгыз ярдәмен тоеп яшәргә язсын.

Әйдәгез, барыбыз да безне борчуга сала ала торган вакыйгаларны үткәндә калдырыйк. Яңа елга яхшы киләчәккә өмет һәм ышаныч белән атлавыгызны телим. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International