Арча муниципаль районында иң яхшы бизнес-идеяләр һәм проектлар конкурсының сайлап алу этабы узды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Арча муниципаль районында иң яхшы бизнес-идеяләр һәм проектлар конкурсының сайлап алу этабы узды. Тикшерелгән барлык гаризалар арасыннан конкурс комиссиясе түбәндәге проектларның авторларын ачык яклауга үткәрергә дип карар кылды:

«Иң яхшы бизнес-идея» номинациясендә Мөхәммәтҗанова Лилия «Чиста сыр» проекты белән;

«Иң яхшы бизнес-проект» номинациясендә Зарипова Диләрә «Малышарики» проекты белән, Әхмәтов Шаһзод «Ит сату лавкасы» проекты; Нагимова Рәфисә «Гүзәллек салоны-Джан» проекты белән;

«Иң яхшы аграр инициатива» номинациясендә Кәримов Илназ «Экологик чиста продукт» проекты белән, Фазлиев Булат «Эре мөгезле терлек ите һәм сөт сату буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкта кече бизнес» проекты белән, Газизов Ранис «Сарыкчылык хуҗалыгын төзү» проекты белән;

«Иң яхшы туристик проект» номинациясендә Вахитова Лилия «Наласа-экскурсияләр үзәге» проекты белән.

Проектларны яклау эшче авыл яшьләре форумын үткәрү кысаларында 9 гыйнварда “Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте“ндә узачак. Проект авторларына презентацион материаллар әзерләргә кирәк булачак. Шуны да искәртеп үтәбез, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Арча башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге белгечләре тарафыннан конкурста катнашучыларга консультация биреләчәк.

Проектларны яклау вакыт өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International