Балачакның Яңа еллары
Сагыну
Яңа ел якынлашуын иң элек балалар сизә. Чөнки бала күңеле самими, эчкерсез. Ә менә зурларны тормыш мәшәкатьләре баскан. Аларның бәгырьләренә кышкы кар салкыны сеңгән. Әле ярый Яңа ел тылсымына кушылып күңел ачарга шул балалар бар. Алар булмаса, өлкәннәр яңа ел килгән-киткәнен сизмәсләр дә иде. Яңа ел алдыннан зурларга да бала акылы керә. Ниндидер могҗиза булыр кебек. Могҗиза булып, тормышлар яхшырыр, сәламәтлек ныгыр кебек тоела башлый. Кешеләрнең бер-берсенә игътибарлары арта, йөзләрдә елмаю барлыкка килә, күңелләр нурлана. Һәм хатирәләр яңара... Бу көннәрдә һәркем үзенең балачагын һәм балачагындагы Яңа елларын сагына. Ә ул хатирәләр шундый якын – кичә генә булган кебек. Шундый җылы – аларны онытасы, тарих тузанында һич кенә дә күмеп калдырасы килми.
Мәктәпне бизәү
Балалар мәж килеп мәктәп залын бизиләр. Түшәмгә ялтырап торган шундый матур шарлар, ап-ак кар бөртекләре эләләр. Зур малайлар элә, кечерәкләре аларга китереп, биреп тора. Үзләренең күзләре ут булып яна, аяклары идәнгә тими – кая басканнарын белмиләр.
Без дә бизи идек мәктәп залларын. Ләкин без укыганда мондый уенчыклар юк иде. Барысын да укытучылар белән бергә үзебез ясый идек. Башта кәгазь битләрен төрле төсләргә буйыйсың. Буявы кипкәч, битләрне тасмалап кисәсең. Шул тасмалардан келәй белән ябыштырып боҗралар ясыйсың. Аннан боҗраларны бер-берләренә чылбыр итеп тоташтырасың. Озынлыгы өчәр-дүртәр метр булган шул чылбырларны чыршы куела торган зал түшәменә эләсең. Классларны да шулай бизи идек. Искиткеч матур, искиткеч бизәлеш була иде бу. Әле дә күз алдыннан китми. Бу эш атна буена сузыла торган иде. Бүгенге шикелле ике-өч сәгатьтә генә мәктәпне Яңа ел бәйрәменә әзерләп булмый иде.
Аннан безнең мәктәптә бер классны кышкы урман итеп бизиләр иде. Бөтен парталарны чыгарып бетерәләр. Ак җәймә белән каплап эскәмияләр куялар, чын кечкенә чыршылар утыртып чыгалар. Стеналарга балалар ясаган рәсемнәр эленә. Түшәмнән кар бөртекләре асылынып тора. Кар бөртекләрен кечкенә мамык шарчыкларны җепкә тезеп үзебез ясыйбыз. Бөтен класс түшәмен җепкә тезелгән мамык-карлар белән бизәгәч, нәкъ кар яуган төсле булып тора иде. Мәктәпнең чыршы бәйрәмен карарга ярты авыл килә торган иде. Бу бүлмә шул килгән кешеләр кереп ял итеп алсын, сөйләшеп утырсыннар өчен әзерләнгәндер, мөгаен.
Уенчыклар, битлекләр
Аннан китә иде чыршыга элү өчен уенчыклар ясау. Катыргыдан төрле фигуралар кисеп, кар бөртекләре ясап рәхәтләнә идек. Чыршыда үзең ясаган уенчыкны күреп ләззәтләнүнең нәрсә икәнен бүгенге балалар белми шул. Күз явын алырлык уенчыклар алар өчен җансыз. Матур шарлар, ялтыравык кәгазьләр, көмеш тасмалар бүген әлеге чыршыда бик матур, әмма алар күңелдә сакланмаячак. Чөнки аларда балаларның хезмәте юк, аларга күңел җылысы салынмаган. Аларны ярату, истә калдыру мөмкин түгел.
Уйлый торгач, тагын бер уй килде. Чыршы бәйрәме өчен безнең бүгенге укучылар бернәрсәне дә үзләре ясамыйлар икән бит. Әзер уенчыклар, әзер киемнәр...
Нинди генә битлекләр, киемнәр юк хәзер кибетләрдә. Аю булып киенәсең килсә – аю киеме, төлке булып киенәсең килсә – төлке киеме. Теләгәнеңне сайлап ал. Ә без һәр киемне үзебез тегә идек. Чөнки кибетләрдә булмады. Булырга тиештер дип тә уйламый идек. Минем иптәш малай белән берничә елкада клоун булып киенүләр нык истә калган. Ватман кәгазеннән бөтен йөзне каплый торган конус эшләнә: күз, борын урыннарына тишекләр ясала. Аны кеше йөзе кыяфәтенә кертеп буйыйсың, очына чуклар тагасың. Ә кия торган чалбарның бер балагы кызыл, икенчесе кара була торган иде. Бөтен эш Кыш бабайны әле арттан, әле алдан килеп котыртып йөрүдән гыйбарәт. Ну кызык, көләләр. Әле ахырдан атна буе сөйлиләр: бигрәк кызык булдыгыз диләр. Ничек онытасың инде шундый Яңа елны. Чыршы әйләнүләр ничек онытылсын?! Кием-салым – барыбызда да бер чама, әти-әниләрнең иске күлмәк-ыштаннарын бозып тегелгән төрле җәнлек киемнәре. Ул Кар кызы белән Кыш бабайны чакырган әкияти мизгелләр…
Чыршы утлары
Чыршы утларын кабызу үзе бер әкәмәт. Ул, гадәттә, Кыш бабай кергәч кабына иде. Чыршы тирәли йөргән Кыш бабай: “Сезнең чыршыгыз бик матур, тик утлары янмый икән, әйдәгез яндырыйк әле!” – ди. Шуннан бөтен балалар мәктәп түшәмен күтәрерлек итеп: “Чыршы ян!” дип кычкыра. Янмый. Кыш бабай: “Тагын бер кычкырып карыйк әле!” – ди. Тагын кычкырабыз. Янмый утлар. Аптырагач Кыш бабай берәр баладан шигырь сөйләтеп карый. Ул арада физика укытучысы мүкәләп чыршы астына кереп китә. Анда өзелгәнме, буталганмы чыбыкларны тарткалый. Рәтли торгач утлар гөлт итеп янып китә. Котыра-котыра кул чабабыз. Хәзерге шикелле бер янып, бер сүнеп торган гирляндалар, әллә нинди төсләргә кереп җемелдәшкән утлар юк иде ул заманда. Әмма шушы гади генә чыбыкларга тезгән кечкенә лампочкаларның җемелдәшүе нинди шатлык тудырганын тыныч кына сөйләп тә булмый. Бу – бәйрәмнең иң югары ноктасы. Чыршы утлары йөрәкләрне җилкетә, бәхет дулкыннарында йөздерә. Шуннан башкалары китә инде: җырлар, биюләр, шигырь сөйләүләр.
Яңа ел бүләге
Яңа ел бүләге алу өчен пакетларны да үзебез ясый идек. Кая ул бүгенге балалар кулына бирелә торган матур тартмалар! Без аларны хәтта рәсемнәрдә дә күрмәдек. Пакетларны хезмәт дәресендә ясый башлыйбыз. Эшләнеп бетмәсә өйгә кала. Гадәттә “Азат хатын” журналының тыш битләрен файдалана торган идек. Чөнки аның битләре калын һәм рәсемле була. Битләрнең кырыйларын тегә яки келәй белән ябыштыра торган идек. Аңа буяу белән “Яңа ел белән!” дип языла яки Кыш бабай сурәте ясала. Шундый ике-өч пакет ясап тапшырабыз. Чөнки ул вакытта профсоюз оешмасы да балаларга бүләк бирә торган иде. Аларның Яңа ел күчтәнәчләре дә шул без ясаган пакетларга салып бирелде.
Бүгенге бүләкләр белән чагыштырганда без алган бүләкләр ерунда булган. Нәрсә була иде анда? Карамель конфетлар, шикәр комыннан катырып эшләнгән помадкалар, катып беткән прәннек-печенье, бер алма, ике әчтерхән чикләвеге һәм... бер мандарин. Ул мандарин безнең өчен ифрат кыйммәт әйбер булып күренә иде. Үзе шундый кечкенә, үзе туңып-өшеп беткән булыр иде. Әмма өйгә алып кайтканнан соң хуш исе бөтен өйгә тарала торган иде. Аның тәмлелеге! Өйдә әти-әниләр белән бүлешеп ашыйсың, авызда калган тәме икенче Яңа елга кадәр саклана иде.
Ел саен оныкларыбызга Яңа ел бүләге бирәбез. Хәзер зурайдылар. Пакет урынына акча биргәнне ярата төшәләр. Чөнки ул пакетларда балаларга ят ризык юк. Шул көн саен ашый торган шоколад-конфет. Аның ни кызыгы булсын. Ә безнең, әйткәнемчә, көтеп ала торган мандариныбыз була торган иде.
Өйләрдәге чыршы бәйрәме
Без үскәндә чыршы бәйрәме каникул буе өйләрдә дәвам итте. Һәр өйдә бизәп куелган чыршы була торган иде. Классташлар белән алдан килешенеп куясың. Бүген бездә, иртәгә Маратларда, алардан соң Саматларда. Шулай каникул көннәре бүленеп бетә. Чираттан елкага йөреш китә. Биибез, җырлыйбыз. Һөнәрләр күп. Мәктәп елкасында күрсәткән номерларның бөтенесен кабатлап чыгабыз. Барысы да нәкъ чын елкадагыча бара. Җәнлекләр булып киенәбез. Битлекләр белән йөзләрне каплыйбыз. Хәтта Кыш бабай да килә торган иде безнең бу бәйрәмнәргә. Безгә укытучы Мөнир абый килсә, аларга безнең әти Кыш бабай булып бара торган иде. Менә шулай балалар белән бергә зурлар да шушы уен-көлкене оештыруда катнашалар иде. Соңыннан бүләк-күчтәнәчләр өләшенә. Кайберәүләр өстәл тирәли утыртып чәй эчертәләр иде. Их, ул балачактагы Яңа ел каникулларының күңеллелеге, онытылмас көннәре. Кая ул бүгенге балалар шикелле өйдә бикләнеп утыру.
Клубта бал-маскарад
Яңа ел бәйрәменә бәйле онытылмас тагын бер чара – авыл клубында үтә торган Бал-маскарад. Аның истәлекләре! 1960–1970нче еллар – безнең балачак, үсмер чаклар. Олысы-кечесе, бар халык маскарадка җыела. Ул, гадәттә, 31 декабрьләрдә була торган иде. Без, укучылар, тагын шул мәктәп чыршысындагы киемнәребезне киябез. Олылар да киенеп килә торган иде. Танытмаслык итеп киенәләр. Жюри карап утыра – кемне маскарад ахырына кадәр танып-белеп булмый, шул бүләк ала. Соңыннан лотерея уйнаталар, төп приз – әтәч, шампан шәрабе. Балаларга кәнфитләр тараталар. Халык рәхәтләнеп күңел ача: җырлый, бии. Күңелләр рәхәт чигә. Һәр бала бу могҗизаны күреп кул чаба, шатланып сикерешә иде. Кыш бабай керә Кар кызын ияртеп. Теләкләр тели, котлау сүзләре әйтә. Хәтта өлкәннәр дә бу тылсымлы күренешләргә ышана иде. Төнге 11ләргә кадәр шулай күңел ачкан халык таралышырга уйламый да. Әмма өйләргә кайтырга кирәк, кайтырга һәм табын артына утырырга кирәк. Ул вакытта әле телевизор дигән нәрсә бармак белән генә санарлык кешеләрдә иде. Яңа ел котлавын кеше радиодан тыңлый. Һәр әйтелгән сүзгә чын ихластан ышана.
Котлаулар
Яңа ел алдыннан дус-ишләргә, туганнарга котлау открыткалары җибәрү – Яңа ел каршылауның аерылгысыз бер өлеше иде. Без үскәндә авылның хат ташучысы галәмәт зур сумкасын күтәреп, өйдән-өйгә кереп йөри иде. Открыткаларны шуннан алабыз. Анда, гадәттә, 4-5 төрле открытка була һәм шулар арасыннан сайлап, үзеңә охшаган утызлап открытка алып каласың. Бер открытка бәясе – 5 тиен. Открытканың алгы ягында Яңа ел темасына рәсем, ә артына котлау сүзләре языла. Туганнарның берсе дә онытылып калырга тиеш түгел, югыйсә алдагы бәйрәмнәрдә үзеңә котлау килмәскә мөмкин. Дәфтәр тышына язган шикелле матур итеп, чиста-пөхтә язарга кирәк.
Бу эш декабрь урталарында ук эшләнә. Шулай итмәсәң, открытка бәйрәмгә кадәр барып җитмәячәк. Яңа елга бер атна кала үзеңә дә котлау открыткалары килә башлый. Аларны бик пөхтәләп җыеп барасың. Кат-кат алып укыйсың. Туганнарыңны сагынып искә аласың. Аларда чын йөрәктән чыккан ихлас сүзләр. Аларда ерак араларны якынайтучы туганлык җепләре.
Бүген социаль челтәрләрдә теләсә кемгә теләгән кадәр котлау һәм хәбәр җибәрергә мөмкин. Бер белмәгән кешеләрдән дә әллә нинди котлаулар килеп керә. Ләкин алар бернинди хисләр уятмый. Укыйсың и бетте китте. Ул ватсапта. Ә балачактагы открыткаларны мин әле дә сагынам. Аларда җанлы хәбәр, аларда туганнарның йөзе күренә иде. Мин консерватор түгел. Бүгенге хәбәрләшү юллары искиткеч. Куанырга гына кирәк. Әмма кешеләр арасындагы җанлы аралашу җитмәү бүгенге балаларның хисләрен ярлыландыра.
Балачактагы открытка булса, һәрберегезгә менә боларны язар идем.
Бәйрәм белән дустым! Күңел түреңдәге өметең тормышка ашсын, гаилә бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан күбрәк булсын. Күңелсезлекләр иске елда калсын. Һәрберебезгә тыныч тормыш, бәхет һәм шатлык, уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Көтелмәгән куанычлар килсен. Яңа ел белән!
Фәрит Вафин. Яңа Кенәр