Кеше алдында мактагыз

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Кеше алдында мактагыз

Әти-әниләрне кызыксындырган сораулар буенча Арчаның 2нче мәктәбе педагог-психологы Венера Галиева белән әңгәмә оештырдык.

– Матди кыйммәтләр белән балалар кечкенә вакыттан ук кызыксына башлый. Интернет челтәре аша акчалы булуның төрле юлларын эзлиләр. Кайберләре әнисенең акча янчыгына кереп чыгудан да кыенсынмый...

– Кечкенәдән, 2–4 яшьтән, баланы “үзенекен” чит бала әйберләреннән аерырга өйрәтергә кирәк. Бу турыда гел әйтеп торсаң, әкиятләр укысаң яхшы. Балага икенче берәүнең уенчыгы бик ошады, ди. Һәм ул аны үзе белән ала. Бала бу очракта чит баланың әйберен урлаганын аңламый. Кечкенәдән кеше әйберен алып ияләнгән бала, үсә төшкәч, 8–11 яшьләрдә үзендә: “Юк! Бу чит кешенеке, алырга ярамый!” – дип әйтерлек ихтыяр көче тапмый. Бу очракта әти-әниләргә киңәш: бала эшли ала торган эшне бервакытта да бала өчен үзегез эшләмәгез. Баланың ихтыяр көчен ныгытырга тырышыгыз. Балага үз алдына максат куярга һәм аңа үз тырышлыгы белән ирешергә өйрәтегез. Мәсәлән, балага шундый сораулар бирегез: бүген кая барабыз? Син бүген нәрсә эшлисең? Баланың программасын үзгәртмәгез, ул аны үзе тормышка ашырсын. Бу бала өчен әһәмиятле.

– Бала белән әти-әни арасында тулысынча дуслык, ышаныч, бер-береңне аңлау хисләре булырга тиеш, дибез.

– Ике арада үзара ышаныч булу – ул баланы урлашудан саклап калучы иң яхшы чара.

– Баланың, акчалы булып, иптәшләре арасында авторитет яулыйсы килү теләге дә булырга мөмкин бит.

– Дөрестән дә, андый балалар бар. Аларда үзләренә игътибар иттерү өчен башкаларны тәм-томнар белән сыйлау, матур әйберләр белән кызыктыру теләге көчле була. Иптәшләре арасында авторитет яулау өчен алар әти-әнисенең акча янчыгына керүдән дә кыенсынмыйлар. Монда сәбәп баланың башкалар белән уртак тел таба, аралаша алмавында. Ата-анага авторитетны иптәшләре арасында башка лаеклы юл белән яуларга кирәклеген әйбәтләп аңлатырга кирәк. Баланың әйбәт сыйфатларын, нәрсәгә сәләтле икәнен әйтергә, шул яхшы сыйфатлар бәрабәренә иптәшләре арасында абруе барлыгын әйтеп, баланы моңа ышандырырга кирәк.

– Әти-әнисенең акчасын урлаган балага начарлык эшләгәнен ничек төшендерергә?

– Баланы кеше янында сүгәргә ярамый. Кеше алдында мактарга гына ярый. Карак, җинаятьче дигән сүзләрне кулланмаска. Урланган акчаның нәрсәгә тотылырга тиеш икәнен, моннан бөтен гаилә зыян күрүен аңлатырга кирәк. Мәсәлән, урланган акча җыелмый торып, ай буе тәм-том сатып алмаячакбыз, кафе, пиццерияга кермәячәкбез дияргә һ.б.

– Акча янчыгы өйдә күз алдында ятарга тиешме?

– Акча янчыгын җыеп йөртергә, бала күзеннән ераграк куярга кирәк. Өйдә акчалар теләсә кайда аунап ятарга тиеш түгел. Әгәр дә өйдә вак акчалар аунап ятса, әти-әни авызыннан 1 сумлык акчамыни ул дигән сүзләр дә чыкса, тора-бара бала 1 мең сумлыкларны да акчага санамаячак. Үсә төшкәч, әти-әнисенең акча янчыгына һәм хәтта чит кеше кесәсенә кереп чыгуны да бернәрсәгә санамаячак ул.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International