Намуслы, тырыш хезмәт

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Намуслы, тырыш хезмәт

Аның исеме ике өлештән тора: гыйлем һәм шәех. Гыйлем белем дигәнне аңлата, шәех – ул көчле шәхес дигән сүз. Бу исемне әнисе ягыннан булган бабасы куша. Шәймәрдән бабай Саба районының Югары Симет авылында указлы мулла була.

Исеме булуга, “Бирде дөнья кирәкне” дигән тормыш башлана. Гаиләдә 3 анадан 6 бала. Таҗиәхмәтнең хатыннары бер-бер артлы үлеп баралар. Беренче хатыннан бер бала, икенчесеннән ике, өченче әнидән Гыйзелбанат, Гыйлемшәех һәм Исмәгыйль. 1932 елда дөньяга аваз салган Гыйлемшәехка биш яшь булганда өлкән абыйлары Миннәхмәт белән Мулланур аны да черек бәрәңге җыярга алалар. “Әйдә, син дә ашыйсың бит, җый”. Бу вакытта иң зур абыйсы Тимершәех армия хезмәтендә була инде.

Сугышка кадәр дә ачлы-туклы яшәгән гаиләне сугыш бөтенләй аяктан бәреп ега. Ачлык өстенә утынсыз салкын кышлар, трахома, дифтерия кебек чирләр чолгап ала. Әтиләре сугыш алдыннан үлеп китә, Тимершәех абыйны фронтка алалар.

Белемгә сусау менә нинди була икән ул. 1940 елда беренче сыйныфка укырга кергән кап-кара чәчле, дөньяны танып-белергә теләгән зур күзләрен челт-челт йомучы малайны укытучысы бик ярата, якын итә. Бар эшне дә төгәл һәм пөхтә итеп үти, авыз-дан чыккан һәр сүзне эләктереп алырга гына тора, укуда зур өлгереш күрсәтә. Китапларны күзләре белән ашаучы дигән гыйбарә нәкъ туры килә инде.

Биш яшьтә атадан ятим калган малайның тугыз яшьтән хезмәт биографиясе башлана. Өскә кием, аякка берәр нәрсә юнәтәсе, китап-дәфтәрләргә, сумкага акча кирәк. Җәй буе көтү көтә ул. Ә кышын яңадан белем дөньясына чумасы. 7 сыйныф белем бушлай була, ә 8 сыйныфтан елга 150 сум түләп укыйсы. Гыйлемшәехта укуга теләк бик зур була. Кырып-себереп 75 сум җыя һәм ярты ел укый ул, икенче ярты еллыкка акча булмау сәбәпле, укуын туктатырга мәҗбүр була һәм колхозда эшли башлый.

Еллар үтә, сугыш та бетә, ә дөньясы һаман рәтләнми әле. Авылның бик булган, уңган кызы Сәлимә белән дуслаша ул. Вәгъдә бирешәләр, өйләнешәләр. Мал-туардан бер кара тавык була. Аны суеп, Яңа Чүриле базарында сатып салым түлиләр. Пешереп ашасаң бер көнгә булса да тамак туяр иде, ичмасам, юк шул, тәтеми.

Беренче балага Рабига дип исем кушалар, туасы бала Фаил ана карынында кала, Гыйлемшәехны армиягә алалар. Армия- дән калдым инде дип өйләнгән була ул, күздә трахома булу сәбәпле, аны башта алмаган булалар. Өч ел армия хезмәтен үтәп кайткач аңа бригадир булып эшләргә тәкъдим итәләр. Бу чор таякка эшләгән вакыт, акча түләмиләр. Ә иске йортны яңартып саласы бар, каралты-куралар җимерек хәлдә. Тәкъдим иткән өчен рәхмәтен әйтеп, ул баш тарта һәм хуҗалык көтүен ала. Кыш көне читкә чыгып итек баса, ә Сәлимәсе көндез колхоз эшендә, кышкы озын кичләрдә шәл бәйләп сата. Шулай өй җиткерәләр. Бер-бер артлы Рәшидә, Рәдинә, Дамир дөньяга килә.

“Намуслы, тырыш хезмәт”. Бу Гыйлемшәехның яраткан сүзләре. Ул аны балаларына да кабатлый, яшьтәшләренә дә әйтә, өлкәннәргә дә әйтергә җөрьәт итә. Чөнки үзе шулай яши, башканы ул кабул итми.

Исеменә күрә җисеме дигәндәй ул һәрвакыт белемгә омтыла. Урта мәктәпне эштән соң кич белән укый, Минзәлә зооветеринария техникумын читтән торып тәмамлый. Колхозчылар арасында дәрәҗәсе зур була. Җитәкчеләр дә күреп алалар. Ун ел Ташкич товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире булып эшли. Аннан соң ун ел “Коммунист” колхозы партком секретаре. 1980 елдан соң Сеҗе авыл Советы рәисе булып эшли. Пенсиягә колхозның баш зоотехнигы вазыйфасыннан чыга. Тагын ун ел аңа ветераннар советы рәисе булып эшләргә дә насыйп була.

Ничек көтүчедән җитәкчегә кадәр үсә алдыгыз дип сорасагыз, аның җавабы кыска: “Намуслы, тырыш хезмәт”.

Татарстанның атказанган колхозчысы, үрнәк гаилә башлыгы, бик күп яшьләргә остаз, хезмәт ветераны Таҗиев Гыйлемшәех Таҗиәхмәт улы арабыздан китте. 3 гыйнварда аңа 87 яшь туласы иде. Урыны җәннәттә булсын, бу язмабыз аңа дога булып ирешсен.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International