Алмазны онытмыйлар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Алмазны онытмыйлар

Узган ел Түбән Курса авылында өч бала атасы Алмаз Зәйнетдинов агач астында калып фаҗигале төстә вафат булган иде.

Алмаз Зәйнетдинов күп еллар Урта Курса мәктәбендә волейбол буенча тренер булды, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшләп күп спортчылар әзерләде. Декабрьдә аңа 36 яшь кенә туласы иде...

Спортчылар остазлары истәлегенә волейбол турниры оештыру тәкъдиме белән чыктылар. Мәктәп җитәкчелеге алар тәкъдимен хуплады.

Тәэсирләндерерлек ярышлар булды бу. Анда 9 команда катнашты. Карарга килүчеләр дә бик күп иде.

Соңыннан районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев турнирның иң яхшы уенчысы Илмир Зәйнетдиновка (Алмазның улы), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Сафинга, хөкемдар Булат Гәрәевка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйгедә беренче урынны Урта Курса командасы алды. “Станция” командасы – икенче, “Арча” командасы өченче урында. Дүртенче урынны алган “Ветераннар” командасы да матур уен күрсәтте.

“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов командаларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Алмаз Зәйнетдиновның туганнары Урта Курса командасына волейбол туплары бүләк иттеләр.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International