Арчалар ничек йөзде?
Каникулның соңгы көнендә “Арча” спорт комплексында йөзү буенча ярышлар булды. Бу юлы ярышларны икегә бүлеп үткәрделәр. Зурраклар 6 гыйнварда йөзүдә осталыкларын сынаса, ә 2007, 2008, 2009, 2010 елгы малайлар һәм кызлар 8 гыйнварда ярышты. Ярышка Казан, Яшел Үзән, Кукмарадан да килделәр. Бу йөзүчеләргә үзләрен сынау өчен кызыклы иде. Малайларга ияреп, үзем дә ярыш карарга бардым.
Барысы 92 йөзүче катнашты. Тренерлар Гүзәл Марсовна белән Ләйлә Илдусовна ярышка кемнәр керәсен игълан итеп, мәгълүматларны язып бардылар. Ә ярышка килгән күрше район һәм шәһәр командалары тренерлары старт һәм финишта йөзүчеләрнең күпме вакыт йөзгәннәрен билгеләделәр. Әти-әниләр балконнан карап тордылар. Оста йөзүче балаларны сокланып күзәттек. “Йөзүдә иң мөһиме нәрсә?” – дип кызыксындык Кукмара тренеры Альберт Закировтан. “Йөзү иң авыр спорт төрләренең берсе, – дип сөйләде ул. – Су белән көрәшү җиңел түгел. Иң мөһиме – йөзү техникасы. Дөрес тук- ланырга кирәк. Даими шөгыльләнергә һәм ярышларга җитди карарга кирәк. Салкын тиеп, антибиотик эчте икән бала, аннан нәтиҗә көтеп булмый. Чөнки антибиотик организмны хәлсезләндерә. Мин балаларга ярыш алдыннан бу турыда кисәтеп куям”.
Табигый хәл, һәркемнең үз баласын җиңүче итеп күрәсе килә. Әнә, Кукмара йөзүчеләре автобус белән килделәр, артларыннан үз машиналарында әти-әниләре иярде. Арчаларның да баланың әтисе, әнисе, әбисе, бабасы – бар да биредә иде. Тренерының, әти-әнисенең өметен аклаган балаларның исемнәрен бик рәхәтләнеп әйтеп үтәбез. 100 метр арага комплекслы йөзүдә 2008 елгы кызлар арасында Диләрә Ногуманова – 2нче, ә Самира Шиһабиева 3нче урынны алды. Әлеге дистанциядә малайлардан Радион Пантелеев 3нче урынны алды, брасс ысулы белән 50 метрга йөзүдә беренчелек анда булды! Афәрин! 50 метрга брасс ысулы белән йөзүдә 2008 елгылардан Диләрә Ногумановада – 2нче нәтиҗә.
100 метрга комплекслы йөзүдә 2009 елгы кызлардан Диләрә Мифтаховада – 3нче күрсәткеч. 50 метрга баттер-
фляй ысулы белән йөзүдә 2009 елгы кызлардан Диләрә Мифтаховада – 2нче, Азалия Мортазинада – 3нче урын.
2010 елгы малайлардан 50 метрга ирекле ысул белән йөзүдә Әнир Хаҗиев 3нче урынны алды. 2010 елгы Илмир Рәхимҗанов 50 метрга аркада йөзүдә –2нче, Самат Нуриев 3нче булды. 2010 елгы кызлардан 50 метрга аркада йөзүдә Самира Гайнетдиновада – 1нче урын! Афәрин! Азалия Борһановада – 3нче күрсәткеч. Икенче төрле дистанциядә дә аларда шундый ук күрсәткечләр.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ә 2011 елгы иң яшь йөзүче Алисә Фарухова яхшы әзерлеге өчен шулай ук Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Соңгы вакытта яшьтәшләре арасында 1нче урыннарны алып килгән 2010 елгы Сәгыйть Надршин тренерының өметен аклый алмады. Чөнки ул салкын тиеп авыртты, дарулар эчте. Күңелне төшермик, егетнең җиңүләре алда әле! Арчалар, афәрин, Казан, Яшел Үзән, Кукмаралар алдында үзегезне күрсәтә алдыгыз!
Румия Гарифҗанова