3-6 гыйнварда Шәмәрдәндә яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ярышлар булды. Арча районының 2005-2006 елгылардан торган “Торнадо” командасы – беренче, 2003-2004 елгыларныкы (икесенең дә тренерлары Р.Насыйбуллин) икенче урынны яулады. 2007-2008, 2009-2010 елгыларны туплаган И. Мифтахов җитәкчелегендәге команда өченче урынны алды.