Балам булмасын иде дип теләгән

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Балам булмасын иде дип теләгән

Яңа Кенәрдә яшәүче Сәгыйдәбану апа Хәбибуллина 2 гыйнварда 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды.

– Рөхсәт итсәгез, мин ул чәчәкләрне үземне караучыларыма бирер идем, – диде Сәгыйдә апа чәчәк бәйләмен социаль хезмәткәр Рәмзия Габдрахмановага тапшырып.

60 ел гомер иткән ире күптәннән вафат һәм Сәгыйдә апаны бүген хезмәттәше, күршесе гаиләсе карап тора, әлеге гаиләдә барысы да аны үз әбиләре кебек күрә.

– Минем кайнана белән гомер буе бергә булдылар. Бергә эшләделәр, аралашып яшәделәр. Хәзер безнең балалар өчен дә яраткан әби инде ул, – диде Исламия Хафизова.

Сәгыйдәбану апа үзе Әтнә районының Кышлау авылыннан. Кенәргә эшкә килгән җирләреннән төпләнеп калалар. Балалары булмый, ире Габделхәй дә күптән вафат.

– Әни мине тапканнан соң сукыр кала. Тилмерә инде, җанашым. Шуны, сеңлемне тапканда ничек тулгакка авыртканын күреп, Аллаһы Тәгаләдән балам булмасын иде дип сорадым. Амин дигән сәгатенә туры килде, күрәсең. Балабыз булмады. Әмма мин ялгыз түгел. Күршеләремнең балаларын үземнеке кебек күрәм, – диде ул.

95 яшендә булса да, сөбханалла әле Сәгый-

дәбану апа, тормышның ямен белеп, һәрнәрсәдән тәм табып, кечкенә генә шатлыкка да зурдан сөенеп, кешеләргә изгелекләр генә теләп яши.

Гөлсинә Вахитова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International