2019 елның беренче бәбие
6 гыйнварда Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә истәлекле көн булды. 2019 елның беренче бәбиен әнисе, әтисе белән өенә озаттылар. Без дә бу истәлекле мизгелләрнең шаһиты булдык.
Көндезге сәгать 11. Өлкән акушер Алия Шәмсетдинова, нәни Алисәне күтәреп, фойега төште. Янәшәдә баланың әнисе Алия. Загс хезмәткәрләре дә биредә. Баланың әтисе Азат Бергалин чәчәкләрне хатыны Алиягә сузды. Китте күрешүләр, котлаулар... “Баланың да, үземнең дә хәлем яхшы, – диде яшь әни. – Озак азапланмадым. Хастаханәгә китерделәр дә, 2 гыйнварда төнге сәгать 2ләрдә таптым да”. Алия дә, Азат та – икесе дә гәүдәле, озын буйлы, матурлар. Кызлары Алисә дә үзләренә ошап туган. Буе 56 см, авырлыгы – 4 килодан артык. “Сөбханалла, бала сәламәт туды. Иң югары – 9 балл куйдык”, – дип сөйләде соңыннан бүлек мөдире Раушания Хәсәнова.
Без инде бала белән күрешү мизгелләре алдыннан Азат Бергалин белән сөйләшкән идек. “Тумышым белән Арчадан, – дип сөйләде ул. – Хатыным Алия Әтнә районы Күшәр авылыннан. – Әти-әниләр белән яшибез. Йорт җиткереп киләбез. Өченче кызыбыз туды менә”. Кыз тапкан ана бәхетле ана, диләр...
Бала туу күңелле, шатлыклы вакыйга. Бәхете белән тусын, дип телибез. Азат баланы кулына алгач, ак биләүдәге балага шундый сөеп, яратып карады – бу хисләрне язып та, аңлатып та булмый. Иң яратканы шушы нәни кызчык булыр да әле. Бәлки малайга да тырышырлар. Яшьләр бит әле... Хәер, малаймы, кызмы – анысы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе – бала сәламәт, гомерле, бәхетле һәм игелекле булсын. Бездән теләк шул.
Румия Саттарова