Ерак җирләрне якын итеп
Терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмәләр чиратлап һәр хуҗалыкта диярлек үткәрелә.
2018 елдагы иң соңгы киңәшмә декабрь ахырында Р.М.Закирҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында үтте.
Бу хуҗалыкның оешуына апрельдә ике ел тула. Рәдиф Закирҗанов районда абруйлы шәхес, күп еллар җитәкче булып эшли. Аның район читендәге хуҗалыкны җитәкләүгә алынуына гаҗәпләнүчеләр дә булмады түгел. Бик ярлы мирас калган иде шул аңа. Узган ел урак өстендә: “Арпа дымлырак, эх, ашлык киптергеч булса!” – дип уфтанып торган иде.
Беренче елны терлекләрне кышлатырлык азык та булмады, ташып ашатырга туры килде. Ә менә бу юлы җитәкче: “Бөтен траншеяларыбыз тулы, әлегә аларга кагылмыйбыз, басудагы курганнардан ташып ашатабыз. Ел ярымлык азыгыбыз бар”, – дип сөйләде.
Аз гына вакыт эчендә башкарылган эшләрне тиз генә санап чыгарлык түгел. 2017 елда программага кереп Байкалда 200 башлык сыерлар торагын ныклап төзекләндерәләр. Шура авылында сенаж траншеясы ясала. 2018 елда Байкалда 100 башлык, Шура һәм Шурабашта 200әр башлык торакларны төзекләндерәләр. Байкалда, Яңа Сәрдәдә сенаж траншеялары төзелә. Шурабашта ашлык склады төзекләндерелә.
Бүген инде яңартылган торакларда йөрүе үк күңелле. Бозаулар, таналар, сыерлар чиста, тәрбия яхшы булуы күренеп тора.
– Шурабашта катнаш азык ясау цехы урнаш- тырдык, – ди Р.Закирҗанов. – Бөтен катнашмалары, өстәмәләре белән әзерләнгән катнаш азык шушыннан дүрт фермага җибәрелә. Эшчеләр дә азрак кирәк, сыйфаты да яхшы, нәтиҗәсе дә әйбәт.
Хуҗалык сөт җитештерүне – 110, ит җитештерүне 132 процентка арттырды.
Бозауларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Тораклары менә дигән, угызны вакытында эчерәләр, тиешле витаминнары кергән азык ашаталар.
Кабул итеп алганда бер тана да булмаган хуҗалыкта бүгенге көндә 115 буаз тана бар, 80 тана бозаулаган. Таналарны үзләренекен дә әзерлиләр, сатып та алганнар.
Кайсы гына фермага керсәк тә, терлекчеләр җитәкчеләренә рәхмәт әйтә, акчаны вакытында алалар, шартлар уңайлы.
Һәр фермага “Дружба” пычкысы, үлән чапкыч алып биргәннәр.
Хуҗалыктагы үзгәрешләргә район башлыгы Илшат Нуриев та югары бәя бирде, яңа уңышлар теләде.
Ильяс Фәттахов