Безгә бәйрәм бүләк итүчеләр

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Безгә бәйрәм бүләк итүчеләр

Район күләмендә уздырылган “Яңа ел тылсымы” конкурсында уңышлы катнашып, 1 дәрәҗә диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр:

“Жилкомбытсервис” ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов), “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев), “Водоканал Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев), “Идарәче компания” ширкәте (Илдус Әһлиев), “Арча” спорт комплексы (Рәдис Йосыпов), Арчаның 6нчы мәктәбе (Дилүс Мос- тафин), Арчаның 11нче балалар бакчасы (Айгөл Зөбәерова), Курса-Почмак мәктәбе (Нурзилә Сабирҗанова), Иске Кырлай балалар бакчасы (Айсинә Гыйләҗетдинова).

2нче дәрәҗә диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр:

“Көнбатыш” территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин, “Питомник” территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ибраһим Сабиров, Арча педагогика көллияте (Гөлнара Гарипова), “Эталонстрой” ширкәте (Булат һәм Ленар Гыйльфановлар), Арчаның 7нче мәктәбе (Альмира Гатауллина), Арчаның 9нчы балалар бакчасы (Эльвира Мостафина), Арчаның 1нче мәктәбе (Эльмира Сафина), Божа балалар бакчасы (Әлфия Фәттиева), халыкны социаль яклау бүлеге (Ләйсән Галәветдинова), Урта Сәрдә авыл клубы (Илфира Зарипова), Урта Курса мәдәният йорты (Равия Гатауллина).

3нче дәрәҗә диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр:

“Монолит” ширкәте (җитәкчесе Илдар Котдусов), Арча балалар сәнгать мәктәбе (Гөлнара Сабирова), Арча балаларны тернәкләндерү үзәге (Гөлнара Заһидуллина), Арчаның 3нче башлангыч мәктәп–балалар бакчасы (Люция Фатыйхова), Арча 5нче балалар бакчасы (Лилия Шәйхетдинова), Арча 6нчы балалар бакчасы (Энҗе Галимуллина), Арча 5нче гимназиясе (Фатыйх Хәкимуллин), Пөшәңгәр күпфунккцияле үзәге (Розалия Әскәрова).

Үзләренең йорт яннарын матур кар сыннары белән бизәгән Арчаның Татарстан тыкрыгы 4нче йортында яшәүче Раилә һәм Радик Минячевлар гаиләсе һәм Божа авылы Магистраль урамы 7а йортының 1 нче фатир хуҗасы Гөлнара Әгъләмова гаиләсе диплом һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

Арча шәһәре бизәлешенә актив өлеш керткән хезмәт коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырылды:

“ЗУЭС” ширкәте (Рафил Хисамиев), “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы (Альберт Сафиев), “МСО ” ширкәте (Зиннур Гарифуллин), “Арча КСМы” ширкәте (Рафаэль Муллагалиев), район электр челтәре ширкәте (Нияз Нурмөхәммәтов), “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәте (Рүзәл Гәрәев), Арча элеваторы ширкәте (Ләйсән Әһлиуллина), “Арча сөт комбинаты” ширкәте (Алмаз Закиров), “Сабагаз” ширкәте (Илшат Сабиров), “Металл” ширкәте (Лилия Гарәфиева).

Районның Үзәк чыршысы янында Кар сыннарын эшләгән коллективлар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр:

Яңа Кенәр интернат мәктәбе, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты, Яңа Кенәр, Лесхоз, Иске Кырлай, Кәче, Урта Курса, Утар Аты, Кушлавыч, Ташкичү, Яңа Кырлай, Казанбаш, Сеҗе, Түбән Мәтәскә, Наласа, Шушмабаш, Өчиле мәктәпләре, Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы, 7нче мәктәп- ләре, Арчаның 5нче гимназиясе, Арча Укучылар сарае, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте филиалы, Арча гуманитар-техник техникумы, Арча педагогика көллияте.

Кар сыннары идеясен тудыручы Арча балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе Раилә Фәтхуллина һәм әлеге бүлеккә йөрүче укучыларга дипломнар тапшырылды.

Арча стадионында “ТатАрча кар бабайда кунакта” дип исемләнгән проект буенча агач йортлар янында үзенчәлекле һәм серле сыннар ясауга өлешләрен керткән коллективлар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр:

Яңа Кенәр интернат мәктәбе, “Арча” спорт комплексы, “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча үзәк китапханәсе.

Арчабыз чигендә каршы алучы Кар бабай һәм Кар кызы сыннарын ясаган Иске Чүриле авыл җирлеге һәм мәктәбе диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

Авыл җирлекләре арасында уздырылган территория бизәлеше конкурсында җиңү яулаган авыл җирлекләре:

Яңасала авыл җирлеге (Айрат Сафин), Кәче авыл җирлеге (Тәлгать Закиров), Утар Аты авыл җирлеге (Альбина Мөхәммәтгалиева).

“Яңа елда кунакта” күренешен сәхнәгә куйган район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Жидегән чишмә” халык театрының яшьләр төркеме диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International