«Ел тәрбиячесе-2019” конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Ел тәрбиячесе-2019” конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

2019 елның 15,17 гыйнвар көннәрендә “Ел тәрбиячесе-2019” республика бәйгесенең район этабы сайлап алу туры узды. Арча районы балалар бакчаларының 8 тәрбиячесе лаеклы чыгыш ясап балаларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Арча шәһәренең 1 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Йосыпова Лилия Рәфгат кызы һәм 10 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хисматуллина Лиана Рөстәм кызы әлеге бәйгенең зона этабында районыбызның данын якларга лаеклы дип табылдылар. Бәйгедә катнашкан һәрбер тәрбиячегә Рәхмәт сүзебезне җиткерәбез һәм алдагы тормышларында зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International