Балалар һәлак булмасын!

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Балалар һәлак булмасын!

Әңгәмәдәш – Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин.

– Рөстәм Роальдович, 2018 ел балаларның исән-иминлеге буенча нинди ел булды?

– Бик кызганыч, 2018 елда Татарстан Республикасында янгыннарда 5 бала һәлак булды. 26 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Безнең Арча районында янгыннарда балалар белән бәйле фаҗигаләр булмады.

– Балаларның гомерләре өзелгән янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре нидә?

– 3 бала һәлак булган янгыннар электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозудан килеп чыккан. Ә 2 баланың гомере зурларның тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүеннән килеп чыккан янгыннарда өзелде. 26 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган янгыннарның 7се балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыккан, 11е уттан, калганнары газдан, электрдан, бензин белән саксыз эш итүдән, статик электр разрядыннан,  пиротехникадан кабынып киткән.

– Гыйбрәтле хәлләр... Алар турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Күптән түгел, 2018 елның 16 декабрендә Казанда Тынычлык урамында урнашкан фатирларның берсендә янгын чыкты. Фатирда өч өлкән кеше дә исерек була. Янгын тәмәкедән кабынып китә. Нәтиҗәдә янгында 1 яшьлек малай һәлак була. Баланың 4 яшьлек абыйсы һәм 10 яшьлек апасы, төрле тән җәрәхәтләре ала. Аларны коткарып калалар.

– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында кат-кат сөйләшсәк тә артык булмас. Монда балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә гел тукып торырга кирәк.

– Балаларны өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Шырпының уенчык түгеллеген, янгын чыгарырга мөмкин хәтәр әйбер икәнен аңлатып торырга кирәк. Учак яндырырга ярамаганлыгы турында сөйләргә. Электр приборларыннан, газ плитәсеннән, микродулкынлы мичтән дөрес итеп файдалану кагыйдәләрен өйрәтү әһәмиятле. Шырпы һәм зажигалкаларны бала күзеннән ерак яшерергә кирәк. Балага шәм,  фейерверкларны кабызырга рөхсәт итмәскә. 

– Янгын чыккан очракта киңәшләрегез.

– Янгын чыккан очракта балага үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Бала үзенең адресын белергә тиеш. Янгын чыкса, кая шалтыратырга икәнен әйтергә. Икенче бүлмәгә, карават астына, шифоньерга кереп качарга, өйдән әйбер алып чыгарга тырышырга ярамаганлыгын, тизрәк өйдән чыгып китәргә кирәген өйрәтергә. Баланы өйдә бикләп калдыру бигрәк тә куркыныч.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт. 2019 елда йорт-җирләребез,  барыбыз да исән-сау булыйк!

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International