Райондашыбызның тәүге китабы дөнья күрде

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Райондашыбызның тәүге китабы дөнья күрде

“…Ул һәртөрле җитешсезлекләргә, кимчелекләргә борчыла. Яхшы киләчәккә ышануда аның теләк-максатлары чагыла.

Соңгы вакытта тормышта шәхси сыйфатлар гына өстенлек алган чорда Марсель Шәрәпов иҗатында гражданлык пафосы, патриотлык та сизелә. 

Яше илледән артса да, иҗаты белән шактый яшь каләм тибрәтүчебезнең киң колачлы, җитез, өлгер, төпле гаилә башлыгы, җырчы һәм баянчы булуы турында да әйтеп китәргә кирәктер, мөгаен. Егерме ике ел гомерен эчке эшләр органнарына биргән, күпсанлы Мактау грамоталарына, диплом, бүләкләргә лаек булган якташыбызга киләчәктә исәнлек-саулык, иҗат югарылыклары теләп калам”.

Бу юллар шагыйрь, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Рифат Җамалның райондашыбыз, һәвәскәр

шагыйрь Марсель Шәрәповка язган бәялә- мәсеннән. Аның тулы вариантын Марсель Шәрәповның яңа гына “табадан төшкән” “Әткәй тальяны” китабыннан укырга мөмкин. Аның иҗатына карата бәяләмәләрен Арчада эшләп килүче “Ызандашлар” иҗат клубы әгъзалары Сания Әхмәтҗанова, Сүрия Мингатина, Гөлүсә Батталова, Халидә Фәйзрахманова да җиткергән.

“Ак бүре” нәшриятында басылган тәүге китабының дөнья күрүенә өлешләре кергән иганәчеләр Рәүф Гыйлаҗетдинов, Айдар Закиров, Шәүкәт Гайнетдинов, Әгъләм Локманов һәм Инил Габделхаковларга рәхмәтле автор.

Шәрәпов Марсель Гаптрәүф улы 1961 елның 24 ноябрендә Татарстанның Арча районы Сарай-Чокырча авылында дөньяга килә. Мәктәп елларыннан соң Казан самолет моторлары төзү заводында токарь булып эшли, ике ел армиядә хезмәт итә. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, башта хуҗалыкта баш инженер булып, аннары 22 ел Эчке эшләр министрлыгы сафларында эшли, майор дәрәҗәсен ала.

Бүгенге көндә Марсель Шәрәпов лаеклы ялда. Элегрәк тә якыннары өчен генә булса да каләм тибрәткән Марсель 2017 елдан үзен чын-чынлап иҗат эшенә багышлый. Аның шигырьләре, хикәя, пьесалары республика һәм район газеталарында, Интернет челтәрендә күренә башлый.

Хәзерге вакытта ул туган авылында мәдәният йорты директоры булып эшли.

Марсель Шәрәпов райондашларыбызны киләчәктә дә яңа китап- лары белән сөендерер. Икенчесе, мөгаен, проза әсәрләре булыр, чөнки авторның мәктәп елларыннан бирле язылган хикәяләре бер генә китапка сыешлы түгел инде.

Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International