Каротин булмаса үсмибез дә, үрчемибез дә

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Каротин булмаса үсмибез дә, үрчемибез дә

Татарстан Республикасының атказанган ветеринария хезмәткәре Мөхәммәт Шәрәфиев районда иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Бу хезмәтен ул 1973 елдан бирле башкара. Үрнәк авыл җирлегенә кергән 16 авыл аның карамагында. Аңа тәүлекнең теләсә кайсы  вакытында мөрәҗәгать итәләр. Ул акыллы киңәшләре, бай тәҗрибәсе белән  һәрвакыт ярдәмгә әзер. Киңәшмәләрдә аның чыгышларын тыңлап  шаккатасың – үз һөнәренең профессоры инде менә. Әмма ул, алардан аермалы буларак, гади, һәркем аңларлык итеп сөйли.

Шушы көннәрдә тынгысыз җан редакциягә килеп керде: “Терлекләргә каротинның иң кирәк вакыты, организмга каротин җитмәгәндә мал асрауның файдасы юк. Шул турыда киңәшләр әзерләгән идем, газета укучыларга да кызыклы булыр”, – ди.

– Каротин нәрсә ул? Терлекләргә ул ни өчен кирәк?

– Каротин үсемлекләрдә була торган матдә (пигмент). Кайбер үсемлекләрдә ул күп була, кайберләрендә бөтенләй булмый. Организмга кергәч бу матдә “А” витаминына әйләнә. Каротин аз керсә бу витамин да аз була һәм авырулар килеп чыга. Ашказаны, сулыш, сидек-җенси, тире һәм күз системалары дөрес эшләми башлый. Терлекләр авыруларга каршы тору сәләтен югалта. Сыерларның сөте кими, алар үзвакытында теләккә килми. Бозаулагач чүпләрен салмыйлар. Бозау ана карынында кибәргә мөмкин. Аналык ялкынсынса, үгезләрнең каплату сәләте югала, орлыклары сыйфатсыз була. Бозаулар яшәргә сәләтсез булып туа, кызыл борынлы, тиреләре кавыкланып кибеп, йоннары тырпаеп тора. Күз авырулары башлана, күрми башлыйлар. Бозаулар йокымсырап ята, эч китү башлана. Йогышлы авыруларга каршы тора алмыйлар, иммун системасы көчсезләнә. Организмда булган саклагыч тәнчекләр юкка чыга. Инде прививка ясасаң да, ул тәнчекләр барлыкка килми. Бөтен системалар аша организмга микроблар, бактерияләр, вируслар керә һәм йогышлы авырулар башлана. Бер терлектә әллә ничә авыру башланырга мөмкин. Бу авырулар гадәттә читтән керми, ә фермадагы пычраклыктан, начар зоогигиена шартларында асраудан килеп чыга. Үзвакытында тиешле чаралар күрмәсәң, күпләп үлемгә китерергә мөмкин.

– Тәмам инандырдыгыз, инде тиз генә каротин эзләргә чыгып чабасы килә...

– Чабудан файда юк. Азыкны әзерләгәндә бу турыда уйласаң әйбәтрәк. Гади күз белән караганда да печән әгәр яшел төстә, хуш исле булып кипсә, анда каротин бар дигән сүз. Картаеп чабылган, кояш астында саргаеп, яңгыр астында каралып беткән печәндә каротин калмый. Каротинның күләме төрле үләндә төрлечә, люцернада күбрәк, кындыракта азрак. Шуңа күрә терлекләргә ашатканда люцерна печәне бер сыерга 7–8 килограмм (шартлы рәвештә әйтүем) җитсә, кындырак печәнен каротин  җитсен өчен 20 килограмм бирергә кирәк. Кышкы чорда әле моны ике тапкыр арттырырга кирәк була.

Соңгы елларда күп кенә хуҗалыклар туклыклы матдәләргә бай булган азыклар (печән, сенаж) әзерли башладылар. Мәсәлән, Сафиуллин А.В. хуҗалыгында тукранбаш, люцерна, кәҗә үләненнән печән, сенаж әзерлиләр. Шуңа алар сөт буенча да алда, бозаулары үлми, үрчемнәре дә, артымнары да әйбәт.

Тарихка күз салсак, элек дару урынына үләннәрне кулланганнар. Өйләнешәсе егет һәм кызлар ризыгына тукранбаш чәчәге кушканнар. Шуңа күрә алардан батырлар туган.

– Хәзерге вакытта каротинны каян табарга була?

– Яхшы сыйфатлы печән булмаса, рационга тарткан борчак, кукуруз  кертергә кирәк.

Колхозлар заманында язга терлекләргә ашатырга фуражлары бетә иде. Бозауларга, бәтиләргә, дуңгыз балаларына  киптереп туралган тукранбаш, люцерна ашаттылар. Маллар күзгә күренеп үсәләр, үлем дә булмый иде. Колхозлардан соң басуларда кындырактан башка печән калмады диярлек, ә аның туклыклылыгы бик аз. Дөрес, соңгы елларда тукранбаш, люцерна, кәҗә үләне мәйданнары арта.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International