Милләт язмышы һәркемне борчый

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Милләт язмышы һәркемне борчый

Татарстан халкы белән милли үсеш стратегиясен төзү буенча фикер алышу башланды. Халык белән беренче әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында узды. Утырышта 11 район вәкиле катнашты.

Алар арасында район башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмалар вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар, балалар бакчалары мөдирләре, татар яшьләре, “Ак калфак” оешмалары әгъзалары бар иде.

Утырышка кадәр катнашучылар районыбыздагы социаль объектлар белән танышып, Арчаның 6нчы номерлы һәм сәнгать мәктәпләрендә, 11нче балалар бакчасында, “Әлифба” музеенда булып, биредәге милли тәрбиянең кайбер үрнәкләре белән танышты. 

Конгресс җитәкчесе Васил Шәйхразиевның күңеленә тынгы бирмәгән “Татар халкына үсеш стратегиясе кирәкме?” дигән сорауга ТР Президентының бер җөмләсе җитә: “Үсеш стратегиясен язып халыкка тәкъдим итегез”, – дигән бурыч куя ул. “Бу халык өчен кирәк, ди – Васил Гаяз улы, – ике татар бергә җыелса, өч фикер туа диләр бит, без бүген тәкъдим итә торган стратегиянең проектына карата милләттәшләребез арасында фикерләр, тәкъдимнәр, әлбәттә, булачак. Стратегия буенча фикер алышу бүген беренче тапкыр Арчада башлана, аннан Татарстанның башка районнарында һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә милләттәшләребез белән очрашулар булачак, хәтта Сахалинга да барып җитәчәкбез”. 

Теләгән һәркем фикер-тәкъдимнәрен бүгеннән башлап, 30 августка кадәр җиткерә ала. Аннан әлеге проект закон булып кабул ителәчәк. Фикерләрне җиткерү өчен Татар конгрессының сайтына кереп, шунда язып калдырырга мөмкин. Утырышта катнашкан Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев милли үсеш стратегиясен төзегәндә татар халкының тарихи тәҗрибәсен истә тотарга кирәк дигән фикерне җиткерде.

Дистәдән артык бүлектән торган стратегия татар халкының тормыш рәвешен, йолалар, бәйрәмнәр, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит, татарның үзаңын үстерү юнәлешләрен дә үз эченә ала, араларында 2020 елда тормышка ашырыла торганнары да бар. Әлеге юнәлеш-ләр документның төп нигезе булып тора. Гомумән, стратегия татар халкы үсеш юлын ничек күзаллый һәм ул кайсы якка таба барырга тиеш дигән, милләттәшләребезне борчып торган сорауга җавап эзли. Әлеге стратегия кабул ителеп, татар халкы 50 ел дәвамында шул рәвештә яши алса, халкыбызны саклап кала алачакбыз, дип ышандыра халкыбызның киләчәге өчен борчылып яшәүче милләттәшләребез.

Утырышта милләт язмышын борчыган, бүгенге тормышта гадәти итеп кабул ителгән шактый кытыршылык- лар турында әйтелде. Мәсәлән, татар авылларында яшәүче балаларның үзара русча аралашуы, сәхнә кешеләренең җыр текстларына “бармак аша” каравы, районнардагы радио- телевидениеләрнең

кыскартылуы, яшьләрнең милли әдәбият, матбугатка исе китмәве, Интернет дигән замана чиренең кешелек тормышына чамасыз үтеп керүе, халыкның бер-бере белән аралашуы азаю... 

Стратегиядә әйтелгән шактый чаралар тормышта кулланыла, аларның бары тамырын тирәнгә генә җибәрергә кирәк. Миллилек иң элек гаиләдән башлана, аны балалар бакчасы, мәктәп, җәмгыять тулыландыра дигән фикерне гел куәтләп торсалар да, замана гел кешене адаштырырга тырыша.  Озак еллар милләтебезгә хезмәт итеп, Казанда балаларга милли тәрбия биреп эшләгән укытучы Камәрия Хәмидуллина да фикерен җиткерде: “Милли мәгариф системасы үзенең тулы канлы системасына әйләнеп кайта алса, яшьләр “Без булдырдык!” дип әйтә алачак. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш, юкса, форсат кабат бирелмәскә мөмкин”.

Боз кузгалды. Ахыры хәерле булсын.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International