Илһам абый Арчаны ярата иде
2001 елның маенда Арча районы хакимияте башлыгы булып эшли башлаган Алмас Назиров үзе белән бик күп идеяләр, яңалыклар алып килде. Ул әдәбиятны, сәнгатьне бик ярата, үзе дә матур җырлый, рус, татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан белә. 2003 елның мартында үткән җитәкчеләр концерты бүген дә онытылмый. Анда бит әле халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров та катнашкан иде! Монысы үзе бер тарих.
Район Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Чыннан да, кызык бит, җитәкче сәхнәгә чыгып җырласын әле!
Алып баручы (ул вакытта район мәдәният бүлеге мөдире Исрафил Насыйбуллин) гайрәтле тавышы белән тамашага тагын да куәт өсти:
– Сәхнәдә җир ресурслары комитеты рәисе Габдуллаҗан Миннекәев!
Шәп җырлый Габдуллаҗан. Аннан соң ремонт-төзү участогы җитәкчесе Дамир Шакиров (искиткеч матур җырлый) чыга. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин гитарада уйнап җырлап җибәрә! Аңа сәнгать мәктәбе укытучысы Валентина Вәлиуллина скрипкада уйнап ярдәм итә...
Алып баручы чираттагы җырчыны игълан иткәндә үзен серлерәк тотты:
– Сәхнәдә яраткан җыр-
чыбыз Илһам Шакиров!
Зал көчле алкышларга күмелә, Илһам үзе кайт-кан бит!
Ә сәхнәгә... үзебезнең районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илһам Шакиров чыга. Алып баручы алдамаган, чыннан да Илһам Шакиров бит. Җырлый да белә, әнисе дә заманында Әлфия Авзалова белән җырлый башлаган булган.
Концерт дәвам итә, сәхнәгә колхоз рәисләре, оешма җитәкчеләре чыга тора. Күпме талант бездә! Кара, Илһам Шакировыбыз кабат сәхнәгә чыга түгелме?
– Сәхнәдә яраткан, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров! – дип игълан итә алып баручы. Залда инде бераз тыйнаграк кул чабулар яңгырый...
Ә сәхнәгә бу юлы исә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров үзе чыга! Зал аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршы алды аны. Алкыш-
лар дәвам иткән булыр иде, Илһам абый кулы белән ишарәләп туктау- ларын сорады: “Арча минем өчен бик якын, рәхмәт сезгә!” – диде.
Илһам абый бер җыр җырлады, икене, өчне... Тамашачы җибәрми генә бит үзен.
Ә концертны дәвам итәсе бар.
– Җай табып Илһам абый янына килдем дә хәлне аңлаттым, – дип сөйли Исрафил Насыйбуллин. – Тамашачыларга да Илһам абый әле тагын җырлаячак, дип игълан иттем, зал шуннан соң гына тынычланды.
Концертны тәмамлау алдыннан Илһам абый сәхнәгә яңадан чыкты. Концерт өр-яңадан башланып китте.
Илһам Шакиров 2005 елның маенда Җиңү көнендә Арчада “Дан” мемориалын ачуда да катнашты, ветераннарга матур җырларын бүләк итте. Арчалар мәшһүр җырчының 70 яшьлек юбилеен да район Мәдәният йортында үзе катнашында олылап билгеләп үттеләр.
Арча халкы бөек җырчыбызны онытмас! Кеше китә, җыры кала, аның җырлары мәңгелек!
Ильяс Фәттахов