Кешеләрне яратып яши

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Кешеләрне яратып яши

Рәшидә апаның гомуми хезмәт стажы ярты гасырга тула. Шуның 42 елы терлекчелектә бил бөгеп узган.

Терлекчелекнең бар хезмәте кул белән башкарылган иң авыр елларда эшләгән ул. Балачагы авыр сугыш вакытына, яшүсмер еллары сугыштан соңгы елларга туры килгән апа барлык авырлыкларны Аллаһы Тәгалә биргән сынау дип сабыр гына күтәреп, бүгенге рәхәт тормышына канәгать булып гомер итә. Тормыш иптәше Абдулла абыйны 1989 елда ук мәңгелеккә югалтып, тәкъдиренә бала үстерү бәхете язмаса да, янында һәрвакыт якыннары Рәшидә апаның. Бертуганнарының гына түгел, туганнан-туганнарының балалары да яратып, кадер-хөрмәттә яшәтә үзен. Һәммәсенең йортында әбекәй өчен түрдә урын булса да, үзе гомер иткән нигезен калдырып күченәсе килми әле аның. Әле үзен-үзе йөрткәндә, аяклары белән җиргә басып йөри алганда яшәве дә рәхәт бит!

“Кешеләрне яратам мин”, – ди Рәшидә Фазылҗанова. Шөкер, колаклары ишетә, күзләре дөнья матурлыгын күрә, йөзе һәркемгә ачык. Үзен гомер бәйрәме белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов белән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинга да үз итеп “Улым”, – дип кенә дәште.

12 яшендә колхозда эшли башлаган Рәшидә апага яшьләй окоп казу, урман кисү эшләре дә эләгә. Эштән тәм, ямь табып яшәгәнгә, уңышлары да җитәрлек: район Советына депутат итеп тә сайлыйлар үзен, “Оста терлекче” дәрәҗәсенә дә, ударник буларак күкрәк билгеләренә, грамоталарга да, хезмәт ветераны исеменә дә лаек була ул.

Туган көнен сеңлесенең кызы Диләрә гаиләсендә каршы алды Рәшидә апа. Туганнары әнә шулай кадерләп бер-берсенә кунакка да йөртергә ярата үзен. Якыннарына гел хәер-догада булып, Аллаһы Тәгаләдән тормыш- ларына бәрәкәт, исәнлек, бәхет сорап утырган әби һәр йортта көтеп алынган кеше.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International